Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

02 Эчке эшләр бүлегендә 51 җинаять теркәлгән

Шуларның 34е – шәһәрдә, 17се районда булган.

28 җинаять ачылган. 24е – «кайнар эздән». 1 үтерү,
2 талау, 27 урлау, 12 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 җинаять теркәлгән.
Әйшә авылының Садовая урамында шешә дәшләр арасында канлы аңлашу булып, ул фаҗига белән тәмамланган: беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 45 яшьлек ир-ат беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган иптәшенең күкрәгенә пычак кадаган. Зыян күрүчене госпитализацияләгәннәр.
К.Маркс урамындагы базарның сәүдә залында 54 яшьлек яшел үзәнленең 5 мең сум акчасы, банк картасы булган акча янчыгын урлаганнар. Карак әлегә тотылмаган.
Яшел Үзәннең Машина төзүчеләр урамындагы бер предприятие яныннан 34 яшьлек хатын-кызның «Хундай Туксан» автомобилен урлап алып киткәннәр. Моны беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 43 яшьлек Казан кешесе кылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев