Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

02 Эчке эшләр бүлегендә 44 җинаять теркәлгән

Шуларның 34е – шәһәрдә, 10ысы районда булган. 24 җинаять ачылган. 23е - «кайнар эздән».

1 үтерү, 1 кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 2 талау, 23 урлау,
1 транспорт чарасын урлау, 8 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак теркәлгән.
Спиртлы эчемлекне контрольсез куллану төрле фаҗигаләр чыгуга китерә. Бу юлы элек хөкемдә булган, беркайда да эшләмәүче ике ир-ат – шешәдәшләр арасында ызгыш чыккан. Нәтиҗәдә 46 яшьлеге 52 яшьлегенең корсагына пычак кадаган. Зыян күрүче соңыннан алган җәрәхәтеннән дәваханәдә үлгән. Гаепләнүчене тоткарлаганнар.
Яшел Үзәннең Завод урамында да шешәдәшләр арасында канлы аңлашу теркәлгән. Бу очракта Удмуртиядән килеп, Яшел Үзәндә яшәүче 47 яшьлек ир Мәскәү өлкәсеннән килеп монда маляр булып эшләүче 44 яшьлек ирнең корсагына пычак белән «кереп чыккан». Зыян күрүчене дәваханәгә алып киткәннәр.
Яшел Үзәннең Наратлы урамында хокук сакчылары беркайда да эшләмәүче, хөкем карары әле ябылмаган 28 яшьлек ирне 0,39 гр. наркотик матдә белән тоткарлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X