Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

02 Эчке эшләр бүлегендә 33 җинаять теркәлгән һәм шуларның 25е – шәһәрдә, 8е районда булган

17 җинаять ачылган, 17се – «кайнар эздән».

1 үтерү, 2 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 3 талау, 16 урлау, 1 транспорт чарасын урлап алып китү, 4 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 очрак теркәлгән.
36 яшьлек ир медицина ярдәме сорап ра йон үзәк дәваханәсенә мөрәҗәгать иткән. Ачыкланганча, конфликт чыгып, аның муенына һәм аркасына туберкулезга каршы диспансерның бер палатасында элек хөкемдә булган Казанда яшәүче пычак кадаган.
Паратская урамыннан моргка 42 яшьлек кешенең мәетен китергәннәр. Тикшерү барышында аның корсагындагы травмадан, талагы өзелеп, кан савудан үлгән булуы ачык ланган. Моны элек хөкемдә булган 38 яшьлек яшел үзәнле кылган.
43 яшьлек хатын-кыз Комаров урамындагы бардан рюкзагы урлану турында хәбәр иткән. Нәтиҗәдә аңа 7 мең сумлык зыян китерелгән. Моның буенча 17 һәм 29 яшьлек яшел үзәнлеләр шик астына алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев