01 28 август – 3 сентябрь көннәрендә янгын сүндерү хезмәте 19 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 9ы ялган булган. 7 очракта янгын чыккан.
Ходяш авылының Светлая урамындагы йортта янгын электр җиһазын монтажлаганда кагыйдә бозудан чыккан дип, якынча нәтиҗә ясала. Йортның 72 квадрат метрына зыян килгән.
Садовый бистәсенең Лесозаводская урамында 67 яшьлек хатын-кызның халатына, газ плитәсендә ашарга пешергәндә саксызлыгы аркасында, ут капкан. Нәтиҗәдә ул югалып калып, халатын тиз арада сала алмаган. Уттан фатирга зыян килмәсә дә, хуҗабикә үзе 30 процент тән пешүләре алган.
Хаҗиев урамының 7нче йорты фатирында билгесез сәбәпләр аркасында янгын чыгып, коридорына зыян килгән. Бу янгында 31 яшьлек ир янып үлгән. Аннан ике кешене – 18 һәм 15 яшьлек яшүсмерләрне коткару җайланмалары белән чыгарырга туры килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев