Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Зөя калкулыкларында "Хыял чаңгысы"

14 яшьлек васильеволы Максим Дятлов Татарстан Республикасы Президенты Кубогына тау чаңгысы спорты ярышларында катнашты.

"Зөя калкулыклары" тау чаңгысы курортында тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча традицион IV фестиваль узды. "Хыял чаңгысы" номинациясендә җиңүне безнең Васильево бистәсендә яшәүче Максим Дятлов яулады. Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, яшүсмер шәхси беренчелектә медаль алды.


Тау чаңгысы спорты белән Максим өченче ел шөгыльләнә. "Хыял чаңгысы" Бөтенроссия терапевтик спорт программасы ярдәмендә ул роликлар, кыяга үрмәләү, тау чаңгылары белән мавыга башлады. Тизлек һәм очу тойгысы аңа бик тә ошый.

- Оештыручыларга зур рәхмәт! Чара искиткеч килеп чыкты. Максим чиксез бәхетле һәм Кубоктан соң өйдә кич буе медален салмады, - дип елмаеп сөйли малайның әнисе Марина Дятлова.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, спорт уңышлары арасында васильеволының тагын бер казанышы - Айкидо буенча сары билбау. Инде ике ел ул Яшел Үзән секциясендә шөгыльләнә, анда тәҗрибәле тренерлар белән үзенең осталыгын арттыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев