Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Зур, тату гаилә булып яшибез!

Быел республикабыз да Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүе безнең өчен зур шатлык булды.

Чөнки, В.В.Карпов исемендәге лицеебызда республикабызда милләтләр саны буенча иң бай мәктәпләрдән берсе дисәм, ялгыш булмас. Лицейда 25ләп милләт вәкиле укый. «Балаларны бер тату гаилә итеп яшәтү безнең изге бурычыбыз. Аларны балачактан күп милләтле мохиттә яшәргә, яшәеш өчен кирәкле белем алырга өйрәтсәк, киләчәктә аның камил шәхес булуы ышанычлы», – ди тәҗрибәле директорыбыз Эльвира Королева.

Мәктәбебездә ел әйләнәсендә бик күп ачык чаралар уздырыла. «Чиксез дөнья» фестиваль-проектында катнашу үзе бер могҗиза! Чыннан да ул мог җизалар кырын хәтерләтә иде! Соңгы вакытта гына уздырылган, туган телләр көненә багыш ланган, һәр милләт баласы үз телендә чыгыш ясаган зур концерт! Моны халыклар дуслыгы фестивале дип атарга да мөмкин.

 

 

Алар үзләренең нинди милләттән булуларын яшермәде, ә киресенчә, без аларның йөзләрендә үз халкы белән горурлану хисләрен күреп сөендек. «Милли киемнәр», «Татар халык ашлары», «Нәүрүз», «Масленица» һәм башкалардан алган уй-кичерешләрне сөйләп бетерерлек түгел. Ә бу бәйрәмнәргә җирлек сыйныфтан тыш чараларда салына дисәм ялгыш булмас. Бу мәктәбебездәге һәр укытучының, һәр өстәмә белем бирү педагогының дәресләрдән тыш вакытта башкарган фидакарь, иҗади хезмәт җимеше.

Әйе, төрле милләт балалары арасында дуслык бәйләнеш лләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша мәдәниятләрен, яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен өйрәнәләр һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбиялиләр, дуслашалар. Шуңа да лицеебызда һәр милләт баласы моны үзенә карата сизеп тора. Зур, тату гаилә булып яшибез!

Резидә Сафина.
В.В.Карпов исемендәге лицейның туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев