Зур Ключи авылында шатлыклы вакыйга
Зур Ключи янгын сүндерүчеләре җиңүче
Зур Ключи авылының ирекле янгын сүндерүчеләре «Татарстан Республикасының иң яхшы ирекле янгын күзәтчелеге бүлекчәсе» республика смотр-конкурсында көмеш призер булды.
Әле күптән түгел генә Зур Ключи авылында ирекле команда өчен яңа янгын депосы бинасы ачылган иде. Менә тагын бер шатлыклы вакыйга! Зур Ключи авылының ирекле янгын сүндерү командасы республика ярышларында икенче урынны яулый, алар бары чараны оештыручылар – Кайбыч районы вәкилләренә генә оттыра.
Ярыш Олы Кайбыч авылында уза һәм анда республиканың барлык районнарыннан иң яхшы 45 ирекле янгын сүндерү командасы катнаша.
Безнең волонтерлар үз осталыкларын йөз процентка күрсәтте. Аларга тамашачыларның да, өлкән иптәшләренең –
8нче янгын-коткару отряды вәкилләренең үгет-нәсихәтләре дә ярдәм итте. Нәтиҗәдә, икенче урын һәм лаеклы приз –
мобиль янгын сүндерү автоприцепы.
Нәтиҗә белән канәгать, команда бик яхшы чыгыш ясады, – дип фикерен җиткерә Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны начальнигы Зөфәр Хәлиуллин. – Җиңү сөендерә, әмма ял итәргә ярамый.
Киләсе этап – федераль дәрәҗәдә иң яхшы янгын сүндерүчеләр исеме өчен көрәш. Нәкъ менә Зур Ключи ирекле янгын сүндерүчеләре быел безнең республиканы Россия ярышларында тәкъдим итәчәк. Ышанычны аклар һәм иң яхшы нәтиҗә күрсәтер өчен алар тырышачак.
Уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев