Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Зиннәтуллина Зәйтүнә Гәрәй кызы 90 яшьлеген каршы алды

Октябрьский авыл җирлеге җитәкчеләре, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, Зиннәтуллина Зәйтүнә Гәрәй кызын 90 яшьлек юбилее белән котлап, бүләкләр тапшырды.

Зәйтүнә апа 50 елга якын тавык фермасында хезмәт куйган, бик күп орден, медальләр белән бүләкләнгән.

Тормыш иптәше Илһам абый белән кулга-кул тотынып, 71 ел гомер итәләр. Хәзергесе вакытта 3 бала үстереп, оныклар шатлыгына сөенеп яшиләр.

Аларга киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, бәхетле картык теләделәр.

Котлауларга без дә кушылабыз, тыныч тормыш һәм иминлек телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев