Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Үзем тапканнан да якын ул миңа!»

Апуш – Тукай балачагы заманаларында артык авыз, артык кашыктан котылу бик гади булган, бернинди документ та, бернәрсә кирәкмәгән. Урам яки базарга чыгып: “Асрамага бала бирәм, кем ала?”- дип кычкыру да җиткән.

Һәм бу, әлбәттә инде, балалы буласы килүчеләр өчен тагын да кулай. Бернинди мәшәкать юк. Күңелеңә ошаган сабыйны күтәрәсең яки җитәклисең дә, өеңә кайтып китәсең. Ә хәзер, бер үксез нарасыйны бәхетле итеп, ятимлектән аралап, тәрбиягә алырга теләсәң, җиде кат сират күперен кичәргә кирәк. Бер олау документ җыйганда нервларың шартлар дәрәҗәгә җитүе генә аз, мораль яктан алҗып бетәсең, «бирәләрме-юкмы, бирәләрме-юкмы» дип, күңелеңнән калтыранып, суд карарын көтәсең. Ә инде айларга, кайсыбер очракларда, хәтта елларга сузылган уллыкка яки кызлыкка бала алу процессы төгәлләнеп, теләгеңә ирешкәч, синнән дә бәхетле кеше юк. Баштан кичкән могҗизаларны төштәге кебек искә аласың, озак көтелгән сабыеңны куеныңа кысып, ниндидер җиңү катыш җиңеллек хисләрен кичереп, ана һәм ата булу шатлыгыннан ләззәтләнәсең.

Бу, Бишнәдән Ризәлә Солтанова белән Рафил Гайнуллинның үз башларыннан узган хәлләр. Әйе, алар 7 айлык Ранисны уллыкка алып тәрбиялиләр.
– Кайсыбер аналар үзләре тапкан балаларын да шул кадәр якын итми. Бик яратабыз улыбызны, үз бәгыремнән өзеп алгандай кадерле ул миңа, – ди Ризәлә.
Булачак ире Рафил белән Ризәлә «Казанский» кошчылык фабрикасында эшләгәндә таныша. Бер күрүдә бер-берсенеке булуын аңлыйлар, күрәсең, юкка вакыт әрәм итеп йөрмичә, бер атна эчендә кавышып та куялар. Ике ел яшәгәннән соң да балалары булмагач, берәр ятим нарасыйны әти-әниле итү теләге белән яши башлыйлар. Кирәкле документларны җыеп, тагын ике ел көттерәләр аларны. Әлеге гаиләнең иң шатлыклы мизгелләренең берсе булып хәтердә калган 2017 елның декабрендә шалтыратып, шундый малай барлыгын хәбәр итәләр. Ризәлә Ранисны беренче тапкыр кулына алгач ук, ашаган ризыгын кире чыгарып, бала аның өстен пычрата. «Менә бит, бер күрүдә үк тамга салды үзегезгә», дип елмая балалар йорты мөдире. Шуннан ике ай дәвамында көн аралаш барып йөриләр, сабый алар киткәндә елап кала башлый. «Үзәкләр өзелә иде инде шул вакытларда, тизрәк үзебезнеке итеп, өйгә алып кайтасы килә иде», – дип сөйли әңгәмәдәшебез.

Гариза язгач, «усыновление» буенча судны бер ай көтә алар. Шулай итеп, гаилә тулылана, халык әйтмешли – түгәрәкләнә. Ул вакытта яшьләрнең әле Осиновода яшәгән чаклары була.
– Аннары, улыбыз үсә төшкәч, балалар бакчасында ясле төркеме бар дип, Бишнәгә күченеп кайттык. Хәзер инде әти белән бергә яшибез, әнине җирләдек (урыны оҗмахта булсын). Карагуҗадагы «Ипле» пекарнясында төнге сменада икмәк пешерүче булып эшли башладым. Бездә мәктәп белән балалар бакчасы бер бинада, бер көнне директор Зөлфия Мансуровна туктатып, кече тәрбияче урыны бар, яшь бала белән төнлә эшләп йөрмә, кил, дип эш тәкъдим итте. Улым да бирегә йөри бит, бик рәхмәтле булып, ризалаштым. Шуннан бирле балалар бакчасында эшлим, – ди бәхетле әни.

Гаилә башлыгы Рафил, ышаныч лы терәк, яхшы әти, тормышларын тәэмин итү өчен бар тырышлыгын куя. Инде яраткан улларына 3,5 яшь һәм алар аңа сеңелкәш турында хыялланалар. «Тагын бер кыз аласыбыз килә. Башлап та җибәргән идек инде бу максатыбызны тормышка ашыру эшен, пандемия башланды. Дөньялар тынычлангач, кабат йөри башларбыз, дип уйлыйбыз, Аллаһы боерса», – дип, алга планнары белән дә уртаклашты Ризәлә.

Җиңеллекләр белән кызлы булу да насыйп итсен бу гаиләгә. Мондый изге гамәлләргә Ходаебыз үзе ярдәм итәдер ул, башкача була да алмас. Кемнәрдер кирәкмәгән бер нәрсә кебек үз куллары белән кәгазьгә “баш тартам”, дип язып калдырып киткән гөнаһсыз сабыйны җылы кочагына һәм олы йөрәгенә сыйдыручы Рафил белән Ризәлә кебекләр Аллаһыбызның рәхмәтләренә ирешсен һәм тәрбияләп үстергән шул балалары киләчәктә үзләрен кадер-хөрмәттә яшәтүчеләр булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев