Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Зәмирә Джораева: «Яратам Күгешне, үз өем кебек!»

Татар халкы киң күңелле, ачык йөзле, һәркемгә ярдәмгә килергә әзер.

Бигрәк тә авылда яшәүчеләр. Бер белмәгән, бер күрмәгән кешене өй түренә утыртып, булган тәгаме белән сыйлап, хәлен сорашмый калмас.

Ә инде башка милләт кешесе авылларында төпләнергә уйласа, сагаюын сагаер, әмма караңгы чырай күрсәтмәс һәм һәр яктан булышыр­га тырышыр. Әгәр дә безнең якларда халык шундый булмаса, Кыр­гызстан үзбәкләре, ирле-хатынлы Лухман Пашаходжаев белән Зәмирә Джораева (өстәге фотода) Күгештә яшәп калмас иде. Аларның бирегә кайтуларына инде тугыз ел һәм шул вакыт эчендә бөтенләй үз кеше булып беткәннәр. Бу бик тырыш, иманлы, эштән курыкмый торган гаилә күгешлеләрнең хөрмәтен яулаган дисәм, бик дөрес булыр.
Лухман белән Зәмирә беренче карашка капма-каршы полюслар кебек: гаилә башлыгы, әбиләребез әйтмешли, баһадирдай гәүдәле, аз сүзле булса, дүрт улларына гомер биргән Зәмирә иренең култык астыннан гына, ут кебек чая, бик ачык һәм сөйләшергә ярата. Бер-беренә шундый төрле булулары тарткандыр да, мөгаен.

Аларның нәкъ менә безнең районның Күгеш авылына кайтып төпләнүләре кызыксындырды.Кардәш рес­публикадан илебезгә килүчеләргә дөнья киң, Татарстанда гына да әллә ничә район, әллә никадәр авыл бар. Бәлки кем дә булса чакыргандыр, тәкъдим иткәндер, танышлары бардыр һ.б. шундый күп төрле вариантларны уебыздан уздырдык.

– Юк, бу якларны һәм моннан беркемне дә белми идек, – дип кызыксынуыбызга ачыклык кертте Зәмирә. – Ирем интернет аша тапты, сорашкан, барысы турында да белешкән: мәчет, мәктәп бармы, яшәү шартлары нинди? Кайтып караган, ошаткан. Казанда тора идек ул вакытта. Мин тере чебешләргә дә шаккатып караган шәһәр кызы, каршы килдем, бер дә кайтасым килмәде. Телне белмим, беркемне белмим, ничек яшәрмен мин анда, дип, курыктым. Ана капиталына егерме сигез квадрат метрлы өй алдык. Балаларны мәктәпкә, бакчага урнаштырдык. Лухман мине кайтарды да, үзе Казанга китте, шунда эшли бит. Кечкенә генә өйдә өч бала белән яшәдек. Уйлаштык та, алдан зур итеп сарай салырга булдык. Терлекләр алдык. Башта өч бозау иде, аннары уникегә кадәр җиткердек.

Беренче вакытларда ишегалдындагы тавыклар янына да таяк тотып чыккан Зәмирә, шулай итеп, чып-чын авыл кешесенә әверелә. Фермага сыер савучы булып урнаша. Әз түлиләр дип, Осиноводагы кошчылык фермасына китә. Шуннан дүртенче баласын табарга декрет ялына чыга. Хәзер инде Мөхәммәт­әмин, Мөхәммәткадыйр, Мөхәммәтазиз абыйларының яраткан төпчек энекәшләре Алимҗанга ике яшь тә өч ай. Декретта да эшсез тора алмаган Зәмирә комплекска сыер саварга йөри. Барына да өлгерә. Инде, Лухманның алтын куллары аркасында, йөз егерме квадрат метрга җиткән йортларындагы тавык та чүпләп бетерә алмаслык көндәлек мәшәкатьләргә дә, дүрт балага да, ишегалдындагы хезмәткә дә вакытлары җитә. Уллары да әти-әниләре кебек эш сөючән, булдыклылар. Кечкенәдән үк кул арасына кереп, ярдәмче булып үсәләр. Үзләрен авыл халкы да мактый, бик тәрбиялеләр, итәгатьле һәм ярдәмчелләр, диләр. Егетләрне тәрбия­ләргә чын ир, әти кулы кирәк. Бу гаилә башлыгы шундыйдыр, күрәсең. Шулай булмаса, Зәмирә дә ирен җөмлә саен мактап тормас иде.

 «Ул идеальный ир. Кулыннан килмәгән эше юк. Безнең өй салырга да, башка эшкә дә кеше яллаган юк, барысын да үзе башкара. Уналты ел без бергә. Ышанычлы. Әгәр андый булмаса, күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләргә ияреп кайтмас һәм дүрт бала тапмас идем», – ди ул.

Лухман белән Зәмирә авылның иҗтимагый тормышыннан да читтә калмый. Булдыра алганча һәр чарага үзләреннән өлеш кертә. Без бу гаилә белән әле күптән түгел генә узган (газетабызда яктыртылган) Мәүлид ашында таныштык. Зәмирә алъяп­кычын бәйләп, авыл киленнәре белән беррәттән табын әзерләүдә йөгереп йөрсә, Лухман тел йотарлык пылау пешергән иде. Менә шунда күгешлеләрнең аларны үз итүләре ачык күренде дә инде. Димәк, гаделлек яраткан, читләргә сак һәм сынаулы караган авыл халкы күңелен яулый алганнар. Ә бит шулай кайтып урнашып та, бер казанга сыеша алмыйча, кире китеп баручылар да күп. Начар милләт юк, начар кешеләр генә бар, дип белми әйтмәгәннәр.

Үзләре дә динле, балаларын да Ислам юлында тәрбияләүче, тырыш, уңган, ярдәмчел Лухман белән Зәмирә кебекләр беркайда да артык булмас иде. Бик күпләргә үрнәк булырлык гаиләгә тигез, матур тормыш телибез. Авылдашлары белән гел шулай матур мөнәсәбәтттә яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев