Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Югалту ачысы

Карлы, буранлы кыш үтеп тә китте. Һәр ел фасылыннан нәрсә көтәргә дә белмәгән шикелле, кышның да нинди булуын, ниләр алып килүен, алып китүен белмисең...

Быелгысы елны ул күңелгә тагын да салкынрак булып үтте. Кулыма каләм алганчы, озак уйланып утырдым. Кышларның күңелгә якын, бик матур мизгелләре күз алдыннан узды. Иң кадерлесе – ул миңа улым һәм кызымны бүләк итте, алар кыш айларында туды. Ләкин шул ук вакытта, минем өчен иң кадерле булган әтием Әкрәметдин улы Әхмәтне, әнкәем Әкрәметдин кызы Әминәне, Әхмәтсафа кызы Гөлсинә әнине алып китте. Ә менә быелгысы елны Әсраретдин улы Әнвәр әтинең дә гомере өзелде.
Шушы кышка кадәр әле без ятим түгел идек. Без әтиле идек. Терәк, таянычы, яклаучысы булган балалар идек. Ятимлек ачысы шушы яшьтә дә үзәкләрне өзә икән. (Сүз дә юк, бик яшьли калган ятимнәрнең хәлен сүз белән генә аңлатып та, иң җылы караш белән юатып та бетереп булмый). Без – якыннары, туганнары өчен генә түгел, бар авыл халкы өчен дә зур югалту булды бу. Һәркемнең үзәгенә, бар күзәнәкләренә үтеп керерлек, әтинең моңлы, үзенчәлекле азан тавышы тынып калды. Әлбәттә, мәчеттә азан тынмады. Аның дәвамчылары берсеннән-берсе тырышып, чын күңелләреннән әйтә аны. Ләкин азан яңгыраган саен авылдашлар: «Тукта, кем әйтә соң?» – дип туктап тыңлады. Көтте, көттек әтинең аһәңле тавышын. «Яшел Үзән» газетасы инстаграм битенә безнең журналистыбыз Алия куйган видеоязманы тыңлаучылар күп булгандыр. Анда кошларга кушылып әтиме, әллә әти азанына кушылып кошлар сайрыймы?! Искиткеч ләззәтлелек! Тавышы күңелгә үтеп керә, тәнгә илаһи көч бирә, сине Аллаһ каршына китереп бастыра сыман. 20 елга якын мәчеттә мөәзин вазифасын үтәде. Яңгыр, кар-буран димәде, һәр таңда мәчеткә килеп, азан белән авылны уятты, гыйбадәткә чакырды. Сырхау аның мәчеткә бару сукмакларын өзсә дә, күңеле, җаны белән ул манаралы Аллаһ йортына тартылды, аннан күзен ала алмады. Гомеренең ахыргы минутларына кадәр догада булды. Соңгы юлга озатканда әтинең җеназасын мәчет янында укыдылар, ул мәчет белән саубуллашты – бу аның соңгы үтенече иде.
Әнвәр әти Олы Ачасырның хөрмәтле кешесе булды. Ул чын мәгънәсендә хезмәтне яратты. Кече яшьтән колхозда гади тракторчы булып эшли башлап, «Совет» колхозының баш инженеры вазифасы белән хезмәт юлын тәмамлады. Нинди генә эштә эшләмәсен, әтидә зур җаваплылык хисе, кешеләргә карата ихтирам, хөрмәт ярылып ята иде. Көченнән килгәнне, килмәгәнне дә башкарды, һәркемгә ярдәмгә атлыгып торды. Кечеме ул, олымы, беркемнең дә гозерен читкә куймады. Аңа киңәш сорап күрше-күлән, авыл кешеләре генә түгел, якын-тирә авыллардан да килделәр. Үз эшен читкә куеп булса да, ярдәмгә ашыкты, киңәшләрен бирде. Яше 80нең аръягына чыккач та, авылда үткәрелгән бер генә өмәне дә калдырмады, күп кенә матур башлангычларның инициаторы иде.
Авылның өлкән буын кешеләре Әнвәр әтинең гармун сыздырып, «Сәрбиназ»ны сузганын хәтерли әле. Аулак өйләрне, кичке уеннарны, Сабантуйларны, җәйге бакчадагы зәлидәләрне гөрләткән, күп кызларның күңелләренә ут салган егетләрнең берсе булган бит ул. Матур итеп ял да, намус белән хезмәт тә итә белүче иде ул. «Эшне белмәү буламени ул, аны эшли-эшли өйрәнәләр», – дия торган иде. Үз балалары, оныкларына гына түгел, күрше-тирә балаларны да күп һөнәрләргә өйрәтте. Туры сүзле, үз фикерен ничек бар шулай әйтүче, сүзе эшеннән аерылмаган Әнвәр әти, һәрьяклап үз билгеләнгән шәхес булды. Гөлсинә әни белән алар яшьлекләрендә сәяхәт итәргә бик яраткан. Күргәннәре турында ул бик тәмләп сөйли иде.
Әсрар бабайның җиде баласы арасыннан нигез сакчысы булып калган Әнвәр әти үтә дә туган җанлы кеше булды. Бертуганнарның һәрберсен Гөлсинә әни белән (ул үзе дә 18 балалы гаиләдән) тигез күреп каршы алды, озатып калды. Аларны барысы да яратып «Түтү» абый, «Түтү» апа дияләр иде. (әтинең эше машиналар белән бәйле булганга күрәдер инде). Гөлсинә әни белән матур гомер кичерделәр. Тик әни, әтине үзен генә калдырып, иртәрәк китеп барды. Ялгызлыкны авыр кичергән әтигә, яшьлек дусты, ачык куңелле, кунакчыл Әлфрия апа терәк булды. Алар 10 елга якын бергә матур итеп яшәде, бар туганнарны, балаларны, оныкларны туган нигездә күрүгә шат иделәр.


Әлфрияапага без барыбыз да рәхмәтле. Олы яшьтә булу сәбәп ле, ул бүгенге көндә кызы, кияве янында кадер-хөрмәттә яши.
...Авылда бушап калган йортлар артканнан арта бара. Алардагы моңсулык, ятимлек күңелне тырный. Уты сүнгән тәрәзәләрдә сагыну, юксыну хисе ярылып ята. Сагышка чумып, көтеп-көтеп тә, келәсен ачып керүче булмагач, бирешеп, «чүгәли» башлаган нигезләр дә аз түгел. Нәсел дәвамчылары булганда яшәсен иде әле алар нык булып, туганнарны җыйнап, шатландырып, куандырып.
Гөлнур Абзалина.
Олы Ачасыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец Голнур бик тирэн эчтэлекле язгансын рэхмэт нэк шундый иде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэхмэт,туганый.