Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Әйшә мәктәбе Габдулла Тукай исемендәге укулар оештырды

15-26 март көннәрендә Әйшә урта мәктәбендә Габдулла Тукай исемендәге XI Халыкара “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын” дип исемләнгән дистанцион муниципаль тур бәйгесе узды. Анда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән 70тән артык гариза һәм видеоязма кабул ителде.

Укучыларның чыгышларына Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Рифат Сәлах, Ленар Шәех, Галимҗан Гыйльманов һәм Газинур Морат бәя бирде. Алар катнашучыларның шигырьләрне интонация белән укуларына, сөйләү һәм сәхнә культурасына, башкару осталыгына игътибар итте.

Ниһаять, иң дулкынландыргыч вакыт җитте. Шигырь уку бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды.

1- 4нче сыйныфлар арасыннан:
1. Шәмсетдинов Азамат (3 класс), (Осинова гимназиясе).

5-8нче сыйныфлар арасыннан:
1. Нотфуллина Камилә (7 класс), (5нче гимназия).

9-11нче сыйныфлар арасыннан:
1. Шәмсиев Илгизәр (9 класс), (16нчы мәктәп). Илгизәр жюри тарафыннан муниципаль турның абсолют җиңүчесе дип билгеләнде.

Әйдәгез, бу укучыларга республикада үткәреләсе Шигырь бәйрәмендә уңышлар телик.
Уңышка ирешкән укучылар мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев