Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Әйшә мәдәният йортында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әсләх Баязитовны искә алу кичәсе узды

Әсләх Нурлыгаянович Казан консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбен, аннары мәдәният институтын уңышлы тәмамлый.

 Югары квалификацияле мәдәният хезмәткәре, хор коллективы җитәкчесе белгечлеген алып, ул үзен җаваплы һәм намуслы рәвештә яраткан эшенә багышлый.

Аның Яшел Үзән районы мәдәни-агарту учреждениеләре җитәкчесе таланты аеруча ачык күренә. 1979 елдан район мәдәният бүлеген җитәкләгәндә, ул клуб һәм китапханә учреждениеләре эшчәнлеген активлаштыруга, аларны квалификацияле кадрлар белән тулыландыруга, матди-техник базаны ныгытуга, үзешчән сәнгать һәм халык иҗатын үстерүгә ирешә. Аның инициативасы буенча районыбызда музейлар ачыла, ел саен халык талантлары фестивальләре, район күләмендә зур кызыксыну уята торган иҗат һәм театр коллективларының смотр-конкурслары үткәрелә.

Хәтер кичәсе Әсләх Баязитов катнашында төзелгән Мәдәният йортында узды. 1998 елда Әйшә мәдәният йортына аның исеме бирелә.

Кичәдә мәдәният эшлеклесенең туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре катнашты. "Болгар радиосы" яңалыклар хезмәте мөхәррире, ТР матбугат һәм массакүләм коммуникацияләрнең атказанган хезмәткәре Люция Шәрәфиева аерым кунак булды. Әсләх Нурлыгаянович эшен бүген кызы Светлана Ульданова-Баязитова дәвам итә. Ул "Айшинская" үзәкләштерелгән клуб системасы белән җитәкчелек итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X