Яшел Үзән

Йөртәләр бит язмышлар

Йөртәләр бит язмышлар Әй, чит, дидем, чит, дидем, Чит иде теләкләрем. Хәзер менә чит җирләрдә Өзелә үзәкләрем...

Бу җырны җырламаган, чит-ят җирләрне күреп, илен-җирен сагынып яшәүчеләр аз түгелдер. Ир-атлар да, хатын-кызлар, солдат егетләр дә. «Сагынасыңмы, дип сорыйсың, сагынмаган кая ул...»
Туган-үскән җирдән читкә китүнең сәбәпләре төрле инде. Берәүләрне мәҗбүриләп, берәүләр эш эзләп, дөнья көтү өчен, берәүләр романтика эзләп...

Сугыш арты елларында илнең җиме рек леген торгызу өчен егетләрне Донбасс шахталарына, башка зур төзелешкә җибәргәннәр. Яшьләр завод-фабрикаларга юл тоткан. Минем үз туганнарымның читкә китүләрен сөйлисем килә. әлбәттә, язып кына бетерерлек түгел, күп язмышлар ул.
Сугыштан соң япь-яшь кызларны урман кисәргә – утын әзерләргә Пермь (ул чакта Молотов дигәннәр) урманнарына, Мәскәү астына торф чыгарырга – сазлыкларга озатканнар. Вербовкаларга бер кешене – авылдан ир-атны бригадир итеп, ә яшь кызларны теләмәсә дә җибәргәннәр. Ул чорда каршы килә алмаганнар. Бигрәк тә әтисез, яклаучылары булмаганнар инде. Әткәй дә бригадир булып торган.

Фаягөл дәү апабызга торф чыгарырга да, урман кисәргә дә туры килгән. Яшьләр бит – Разия Миндубаева, Асия Лотфуллина, Рисәлә Бикмуллина, Суфия Әдиятуллина – алар күп инде. Яңгыр, кар дими эшләргә дә эшләргә, норма тутырырга кирәк. Яшәү урыны – баракларда, утын ягып җылыту, ашарга пешерү, эштән кайтканнан соң юеш киемнәрне юып-киптереп, кияргә өлгерергә дә кирәк бит. Колхозда таякка эшләгән чор, ә ул кызларга бераз акча түләгәннәр. Эш срогы беткәч, дәү апалар Мәскәү аша кайтканда җыйган-туплаган акчаларына чәй-конфет, ситсы (ул чакта бик затлы), күпләрдә юк Мәскәү шәле сатып алып кайталар иде.

Ул кайту зур сөенеч, кәгазьле конфет белән әби туганнары, тирә-күрше карчыклары җыелып чәй эчә. Без күп туганлы, һәммәбезгә, диярлек, күлмәклек ситсы, яулык алып кайтты апабыз. Ул ситсыдан һәр җәйдә яңа күлмәк кидем мин. Әнкәйнең кулдан тегеп биргәне дә, күрше Хәтимәттәй машина белән теккәнен дә кидем. Дәү апаның затлы, ефәк зәңгәр чәчәкле косынкасын да бәйләдем. Ефәк материяне өчпочмаклап кисеп, икегә бүлеп, читен мержкалаган иде ул.

1957 елда дәү апа кияүгә чыкты. Фанер чемоданга тутырып кайта торган күчтәнәчләр, бик күп ситсылар кайтудан туктады. Аның матур зур-зур бизәкле (чаршауныкы кебек зур чәчәкле) иде ул күлмәкләр, үзе юкта бәйләп карый торган ефәк шәле дә, бердәнбер рәешкә генә кия торган туфлие дә безнең өйдән җизниләргә китте. Матур, күп кызларда булмаган әйберләр башка йортка күченде.

Читкә мин дә китәрмен дә, шундый матур кием-салым, туфли киеп йөрермен дигән хыял туды.
Тик соңрак кына, читтә дәү апам ның сырган пинжәктән, сырган аяк киеменнән, ярым ялангач, таушалып беткән киемнәрдә эшләп, аяклары сазлыкта батып, туңып, юешләнеп эшләгәннәрен белдем. Шулай да, үз башымнан үткәрмәгәч, тулысы белән аңламаганмын. «Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә...»
Сагынуларын язып та тормыйм, дәү апа әйтә иде, көндез эш белән үтә ул, кич баракка кайткач авылдаш кызлар җыелышып елый идек, дип.
Урман кисү, торф чыгару сезонлы эш булганга, кызларның өс-башларын карап, туганнарына да күчтәнәчләр төяп кайткач, кызыгудан авылдагы кайбер кызларның үзләре теләп китүләре дә күзәтелгән. Колхоз хезмәт көненә бик аз түли бит. 1963 елда мин бер хезмәт көненә 10 тиен, айга 3 сум ала идем. бер хезмәт көненә тагын, ничә грамм иде икән (300-400дер), ашлык бирәләр иде (бер елга 5-6 капчык).

Читкә, завод-фабрикаларга киткән нәрдән посылкалар килгәли иде. Гыйрфанов Әкрам абыйның балалары үзбәк ягында иделәр, алардан посылкаларда матур зур чәчәкле ситсылар, җимешләр килгәнен беләм. Шәмҗиһан апа посылка алып кайткач ук ачып, бер зур уч өрек-җимеш бирә иде миңа күчтәнәч итеп. Урыны җәннәттә булсын, җибәрүченең дә, Шәмҗиһан апаның да.

Минем дә читкә китеп, посылкалар җибәреп, туганнарны сөендерәсе килә иде. Укып та бетердем, үстем дә, читкә дә китеп карадым. Акча да эшләдем. тик дәү апа кебек чемодан тутырып күчтәнәчләр, барлык туганнарга күлмәклекләр бүләк итә алмадым. Бүләкләрем булгалады инде, сүз дә юк, тик чемодан ачып, берәм-берәм: бусы әнигә, бусы апага, бусы Сара апага, бусы Тайфә апага, Бәян апага, ... дип, сәке тулы балаларга берәр «пуншевая» дигән кәгазьле конфет тоттырганым булмады.

Шундый авыр хезмәт итеп, ачлы-тук лы булып, үз авызыннан өзеп җыйган тиеннәренә берәм-берәм алган ситсы күлмәклекләреңне киеп үс тем, дәү апа, үзеңне зурлап, күчтә нәчләр, бүләкләр дә бирә алмадым. Аллаһының рәхмәте яусын, каберең нурлы, урының җәннәттә булсын, Ходаем.

Читкә китү сәбәпләре күп дидем... гаилә тормышы көйле булмагач, тәти апам (Фатыйма апам) авылдан Пермьгә китте. Анда яңа гаилә корып, ул үстерде. Ул киткәндә мин алтынчыда укый идем инде. Атна саен хат яза, табак-табак хат. Андагы сәламнәр, хәтта Актабанга да бар иде. авылдан читкә чыкмаганга (фермада сыер сауды), рус телен белүе дә юк дәрәҗәсендә булган инде. «Сагынуымның чиге юк, Төбәк тауларына кадәр, Өрәңгәр чуаш Мария апаларга кадәр сагынам бит», – дип яза. Сәлам генә ике бит – урамдагы, нәсел-токымдагы бар кешегә юллый. Тәти апаның «сагынып үләм»еннән көләм. Ничек була икән ул сагыну? Мин бу хисне белми идем әле ул чакта. Дөнья аз гына булса да миңа да җибәрде «сагынуны». Анысы турында соңрак.

Читкә киткән тәти апа да, нәкъ дәү апам кебек, гомере буе чемодан тутырып яулык, күлмәкләр, күп кәнфит-чәй алып кайтты. Ул заводта авыр эштә эшләп, акча яхшы алгандыр инде. Әнигә, әнкәйгә, дәү апага, чәчәк апага – дүртесенә күлмәкнең чибәрен, ефәген пардан ала иде.

(Язманың дәвамын газетабызның 51нче санында укый аласыз).

Фото stom-mag.ru.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: