Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Җырлап каршы алды, җырлап озатты Илһам Шакировны таң калдырган якташыбыз

Капка төбенә үк чыгып, иң якын туганнарын күргәндәй шатланып каршы алды ул безне.

Булса да булыр, тик Фәтлия апа Ибәтуллина кебек ачык, гади, эчкерсез, киң күңелле кешеләр бик сирәктер ул. Өенә хуш ис таратып тәмле коймакларын пешергән, үзе сөйли, үзе сыйлый, мондый кунакчыл гаиләдә җаныбызга рәхәтлек алып, рухи азык туплап кайттык дисәк тә, арттыру булмас.

Фәтлия Ибәтуллина Мулла Иле кызы, 8не бетерүгә Албаба кирпеч заводына эшкә урнаша, 11не кичке мәктәптә тәмамларга туры килә. Япь-яшь кызлар өчен завод хезмәте җиңелләрдән булмый. Бер вакыт 40 градус салкында урманнан утын төяп кайтырга туры килә. Җитәкчеләре бу кызлар авырый торгандыр, эшкә чыга алмыйлар, дип уйлаган була. Иртән килгәннәрен күргәч, гаҗәпләнеп: «Тьфү, җен икән сез», – дип әйткәнен үзе дә сизми кала.
Булачак ире Гомәр абый белән дә Фәтлия апа авылда таныша.

Ышанасызмы – юкмы, бер авылда яшәп, алар 10 ел очрашканнан соң гына кавыша һәм моның сәбәпләре дә җитди була.

– Әтине машина бәрде, урын өстенә ятты, бик күп операцияләр кичерде. Без Гомәр белән йөри идек инде. Миндә кияүгә чыгу кайгысы юк. Егетемә, өйлән, мине көтмә, әтине ташламыйм, дип тә әйтеп карыйм. Ул тыңламый гына бит. Җиде елдан соң әтиебез бакыйлыкка күчте. Шулчак әнинең хәер-фатихасы белән кияүгә чыктым. Яратмаса, шулчаклы түзмәгән булыр иде, ә ул минем «әйе» дигәнне сабыр гына көтте. Шулай итеп, 37 яшемдә кияүгә чыктым, 38дә улыбыз Азатны таптым. 40 яшемдә кызыбыз Алсуны алып кайттым. Гомәр тракторда эшли, кайтып кергәне юк. Абзар тулы мал-туар, кош-корт, мин берүзем. Ул чакларда 15 литрлы чиләк белән су ташыйсы. Хәзер рәхәт, бөтен уңайлыклар өйдә, керне «килен» юа. Мондый шартларда икене түгел, ун бала табарлык бит, – дип искә ала Фәтлия апа.


Фәтлия апаны заводтан колхоз ашханәсенә күчерәләр. Авылда кунакханә дә була. Менә шунда яшәүче артистларны да ашатырга туры килә. Үз командасы белән Илһам Шакиров килгән чак. Кичен төрле авылларда концерт куялар, биредә яшиләр. Алар арасында Ганс Сәйфуллин, Люция Камалиева, Рөстәм Вәлиев тә була. Пешекче кызның җырлавын ишетеп алган Илһам абый үзе янына чакыртып ала. Тыңлый һәм җырлавын ошатып, үзе белән гастрольгә чакыра. Иң беренче булып Күгәй авылына барганын Фәтлия апа бүгенгедәй хәтерли.


– Бии-бии җырладым. Рәшит Сабиров алып баручы иде. Яраттылар, чәчәкләр бирделәр. Шулай уйламаган җирдән бер көндә артист булдым да куйдым. Икенче көнне Норлатка бардык, шулай итеп 5-6 авылда йөргәнем хәтердә. Барган саен 60 сум акча бирәләр иде. Районда гастрольләре тәмамлангач, Илһам абый, урыны җәннәттә булсын, «Әйдә безнең белән, кеше булырсың, фатир бирер­ләр, Казанда урнашып калырсың!» – дип кыс­тады. Мин, артист тормышы чегәннеке белән бер дип, ризалашмадым, –ди Фәтлия апа.


Әңгәмәдәшем кечкенәдән җыр-моңга гашыйк булып үсә. Мәктәптә дә бер генә чара да аннан башка узмый. Беренче башкарган «Нәфисә»не бүген дә яратып җырлый. Ә инде мәдәният йортында узган һәр концертта Фәтлия апа моңлы, көчле тавышы белән күпләрне әсир итә. Татар халык җырларын башкарып, үзешчәннәрнең икенче Бөтенроссия фестивале лауреаты исемен ала. Ул елларда район мәдәният бүлеген җитәкләгән Әслах Баязитов та Фәтлия апаның җырлавын югары бәяли.


Язмам герое кул эшләренә дә бик маһир. Кечкенәдән оекбашлар, бүген исә ыргак белән күз явын алырлык төрле төсле урындык япмалары бәйли. Гөлләр, җәен бакча, өй алларын тутырып чәчәкләр үстерә. Мал-туар, сыер асрыйлар, кош-кортлар үстерәләр, инкубаторда чебиләр дә чыгаралар. Кыскасы, Ибәтуллиннар гаиләсе өчен тик утыру дигән әйбер ят күренеш. Гаилә башлыгы Гомәр абый аз сөйләшсә дә...

Дәвамын газетабызның 31 март саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев