Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Йөрәгемнең беләм дәвасын

Бәчектә тагын бер өр-яңа ихата барлыкка килгән. Әлегә анда тормыш өчен иң кирәкле корылмалар гына бар.

Хәтта, хәзерге вакытта башкалар нигәдер көпә-көндез дә бикләп куя торган капка да юк. Тора-бара, һичшиксез, бар да булачак. Чөнки биредә бик тырыш кешеләр яши. Хикмәт капкада түгел, аның эчке ягында кайнаган тормышта. Венера белән Марат Булатовлар, Яшел Үзән шәһәрендә утыз елга якын гомер иткәннән соң, яңадан туып үскән авылларына – Бәчеккә кайтып төпләнә. Һәм алар кулъяулыгы кадәр бакчада берничә түтәл яшеллек үстерүче дачниклар исемлегендә түгел, ә җиң сызганып, зурдан кубып хезмәт итүчеләр рәтендә.

Әлбәттә, Армия сафларыннан илебез куйган хәрби бурычын үтәп кайткач ук шәһәргә юл алган Марат та, медицина белеме алган Венера да, ул вакытта кайчан да булса кабат авылына кайтып яшәячәкләре турында уйлап та карамагандыр. Ул заманнарда барыбыз да, андагы хезмәттән гарык булып, җиңел тормыш артыннан шәһәргә ашкындык бит.

Булатовларның ишегалдында ике ферма төзелгән. Аның берсендә – үгезләр, икенчесендә – атлар. Һәм алар боларның барысын да үз көчләре белән булдырган, дәүләтнең бер ярдәм программасына да өмет итмиләр. «Кредитка инде, нинди ярдәм булсын тагын?!» – дип көлә Марат.

Шуның кадәр терлекне ас рау бик зур тырышлык һәм түземлек таләп итә. Җитмәсә, бер рәттән төзелеш эшләрен дә алып барырга кирәк. Зур гына итеп мунча корып куйганнар, эчке ягында агач эшләре генә калган. Чынлап, ничек инде ул үз йортыңда мунчасыз? Өйдәге душ белән генә була ди мени?! Көнозын терлек-туар арасында кайнашып та, мунчаның шифалы парында арыганнарыңны юып төшермәгәч аны.

– Иртәдән кичкә кадәр, көне буе терлекләр янында, урамда мин. Үземә шул хезмәтемнән рәхәтлек һәм канәгатьлек алам. Ашарларына әзерләп бирәм. Үгезләргә солы, бодай һәм борчак бүртәм, атларга солы салам, асларын җыям. Вакыт узганы сизелми дә. Эш күп булса да, авылда рәхәт, һавасы да шифа, йөрәккә дәва. Шәһәрдә нәрсә бар соң инде, йә?! Яшәп карадык инде..., – ди гаилә башлыгы.

Марат Яшел Үзәндә шпаллар ясый торган оешмада, ЖБИда, ЗМЗда эшләгән. «Кайсына эшкә урнашмыйм, ябыла да куя», – дип көлә ул. Тормыш иптәше Венера рентген кабинетында, аннары туберкулез белән авыручылар хастаханәсендә шәфкать туташы булып хезмәт итә. Бер бөртек кыз тәрбияләп үстерәләр. Аның каравы, онык лары өчәү. Курчак кебек өч кыз ның яраткан дәү әтиләре һәм дәү әниләре алар.

(Язманы тулысынча газетабызның 84нче санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Классно ✌