Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Йортлар төземәсәк, биредә яшьләр калмаячак»

Норлат авыл җирлегендә узган хисап җыенында күтәрелгән иң төп темаларның берсе – яшь кадрларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе булды.

Норлат участок хас таханәсе баш табибы Илсөяр Таһирова, кадрлар мәсьәләсен Михаил Афанасьев катнашындагы җыенда кузгатып, бик дөрес эшләде. Һәм район башлыгы шунда ук моны эшкә алып, компетентлы хезмәт җитәкчеләренә йөкләмәләрен дә «өләште».

– Сүз дә юк, бездә зур тәҗрибәле белгечләр эшли, – диде баш табиб, – әмма медикларыбызның 64 проценты пенсия яшендәгеләр, 70кә якынлашучылары да бар. Яшьләрне җәлеп итәсе иде, әмма торак белән тәэмин итү мөмкинлеге булмау сәбәпле, кадрлар проблемасы кискен кала бирә. Бүгенге көндә без акушер-гинеколог, хирург, стоматолог һәм рентгенологка бик тә мохтаҗ. Якташларга мөрәҗәгать итәм: балаларыгыз, туганнарыгыз арасында, бәлки, эш эзләүче медиклар бардыр, әйтегез, кайтсыннар Норлатка. Хәзер «Земский доктор» программасы буенча кызыктыру чаралары да бар, әзме-күпме акча бирелә. «Дорожник»ларныкы булып исәпләнүче йортлар тора, бәлки менә шуларны берәр нәрсә эшләтеп булыр.

– Йортлар төземәсәк, биредә яшьләр калмаячак. Бу бит элеккеге ра йон үзәге, әлеге мәсьәләне болай гына калдырырга ярамый, монда аерым җыелыш җыеп, Норлат авылы буенча йөреп, буш урыннарны, яшәргә ярак лы буш йортларны карарга кирәк. Юл хезмәткәрләренеке саналган өч то ракны муниципалитетныкы итәргәдер, бәлки, – дип, сүз башлады Михаил Павлович. – Җир җитәрлек, яшь белгечләргә яңа йортлар төзергә кирәк. Чөнки тораксыз булмый. бик күп, шул исәптән кадр лар проблемасын да чишүнең төп юлы шул. Авыл хуҗалыгы өчен каралган җирләрне төзелеш категориясенә алыштыру мөмкин һәм моны сузарга ярамый, сез уйлаганчы – барлык кадрлар качып бетәчәк. Авылда халык эшсөючән. Казанга, Яшел Үзәнгә йөрисез, күпме була инде?! Үзегездә, биредә булдырып эшләргә кирәк. Әлбәттә, Норлатта завод-фабрика төзеп булмый. Шулай да, теләгән кеше тик тормый. 6 фермерыгыз бар, уңышлы гына тырышалар, молодцы.

Эшмәкәр Юрий Спиридонов, бөтенләй шаккатмалы, бу якларда ишетелмәгән нәрсә – зелпе (жимолость) җиләге үрчетә. Шуңа күрә, ялкау ланмаска гына кирәк, ә безгә – бер бәйләмдәге җитәкчеләргә (җирлек башлыгы, депутатлар корпусы һәм мин) – берләшеп, халыкка төрле яктан ярдәм итәргә, шартлар тудырырга.
Норлат авыл җирлегендә үзсалым акчасы кеше башыннан быел 500 сум билгеләнгән. Узган елда җыелган суммага башкарылган эшләр һәм агымдагы елга билгеләнгән максатлар буенча, 2020 елның сентяб рендә яңа вазифага керешкән җирлек башлыгы Илдүс Саттаров хисап тотты.

Хәзерге вакытта биредәге 8 торак пунктның (Норлат, Косякау, Татар Исламы, Албаба станциясе, Албаба, Прибой, Рязаново, Булат авыллары) 1244 хуҗалыгында 3064 кеше яши дип теркәлгән. Өч шәхси яңа йорт төзелгән, бу сөенечле хәл, димәк, авыл яшәрә.

– 2020 елда 308 мең сум үзсалым акчасы җыелган, дәүләт дүрткә тапкырлап өстәгәннән соң барлыкка килгән суммага Норлат, Албаба һәм Булат авылларында юлларга вак таш җәелде, урам фонарьлары, Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә куелган һәйкәл төзекләндерелде, Булатта спорт мәйданчыгы барлыкка килде, ком базы тирәсе койма белән тотылды. Агымдагы елдагы үзсалым акчасының күбесе, шулай ук, юлларга вак таш җәюгә тотылачак, – дип, мәгълүмат җиткерде үз чыгышында җирлек башлыгы. – Тирә-юньдәге чисталык һәм тәртип өмәләр һәм оешмаларны җәлеп итү юлы белән булдырыла. Бу юнәлештә зур проблема булып, халыкның көнкүреш калдыкларын тиешенчә түкмәве тора. Контейнерлар ти рәсендә бик тә ямьсез күренеш барлыкка килә.

Мондый башбаштак лыкка юл куючыларны белүчеләр яки күрүчеләр булса, хәбәр итегез, аларга штраф рәвешендә җәза билгеләнәчәк. Без, үз чиратыбызда, алдыбызга эшмәкәрлек эшчәнлеген үстерү, җир пайларын рәсмиләштерү һәм алар белән эш итү бурычын куя быз.
Җирлектә федераль һәм республика прог раммалары нигезендә дә эшләр башкарылган: 23 фонарь урнаштырылып, урамнар яктыртылган, тротуарлар һәм Норлат мәктәбенә асфальт юл салынган, балаларга спорт мәйданчыгы төзелгән. Биредә мәктәптә 321 бала белем ала, 100 укучыны 12 авылдан 4 автобус йөртә. Шуңа, монда юлның яхшы булуы бик мөһим.

Белгәнегезчә, хәзер җыеннарга халык күп йөрми – пандемия. Норлат мәдәният йортында да бу көнне сайлап кына кертелгәндәй, гади кеше юк, дияргә була, активист лар гына иде. Һәм алар, яңгыраткан мәсьәләләре белән, район башлыгы Михаил Афанасьевка рәхмәтләрен дә җиткерде. Чөнки ул үзе белән барлык хезмәт күрсәтүче оешмаларның җитәкчеләрен дә алып килгән һәм нинди генә өлкәгә кагылышлы проблема күтәрелсә дә, шунда ук аңа ачыклык кертелә һәм алга таба уңай якка хәл итәргә тиешле җаваплы кеше билгеләнә барды. Шуңа күрә, һәр мәсьәләнең уңай чишелешенә ышаныч туа.

Шулай итеп, Норлатта атнасына ике көн Күп функцияле үзәк хезмәте күрсәтеләчәк, дигән өмет бар. Моның өчен яраклы кабинет кына табарга кирәк. Җаваплылык район башлыгы урынбасары Эльза Кадниковага йөкләнде.

Күп йортларда номеры, урам исеме күрсәтелгән табличкалар юк икән. Ашыгыч ярдәм машинасының да тиешле адресны таба алмыйча вакыт югалтып йөрүе дөрес эш түгел, әлбәттә.

(Язманы тулысынча газетабызның 8нче санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев