Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Җылы якка кайсы кошлар беренчеләрдән булып китәләр икән

Сандугачлар,сыерчыклар күптән күренмиләр инде.

Карлыгачлар да юк. Ә менә кара каргалар китмәгән әле. Иң соңыннан. кыр үрдәкләре,казлар юлга кузгалалар икән.

 
...Безнең дачникларыбыз да күчмә кошлар кебек.Кайсы сыерчыклар белән үк китә, ә кайсыберләре соңыннанрак.Ә без менә гомер буе авылда яшәүчеләр? "патриотлар"кайсы кошларга тиң икән???Чыпчыклар,песнәкләр,чәүкәләр кебекме икән.
Шигырь юллары сезгә ,дачникларыбызга багышлана...

Кошлар белән бергә кайтасыз да,
Кошлар белән бергә китәсез.
Китәсез дә...туган нигезегезне,
Авылыбызны ятим итәсез .

Җәйләр,көзләр,кышлар алышына.
Вакытлар бит үз җаена ага.
Тәрәзләргә баксаң ут та янмый,
сез киткәчтен авыл бушап кала.

Тирән уйга чумып,моңсуланган
Тәрәзәләр күзе гуя томан.
Бушап калган дөнья сабыр гына
Сез кайтканны сүзсез көтә сыман.

 

Автор: Зөлфирә Касимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X