Яшел Үзән

«Ятимне үз канаты астына алучы, ике бармак кебек, Җәннәттә Аллаһ Тәгалә белән янәшә торыр»

Җылы пар канатлары астына үзләренең дүрт балалары янына дүрт ятимне сыйдырган гаилә яши Норлатта. Әле ятимнәрнең дә ниндиләрен...

Шиһаповлар башта аралары 4 яшь булган кызлары Алсу белән Гөлиянең яшьтәшләрен – Казан приютыннан, ул вакытта 8 яшьлек Настяны һәм 4 яшьлек Ләйләне үз гаиләләренә ала.

– Ике кызыбыз, шулай итеп, җитәкләшеп мәктәпкә йөрде, ә кечкенәләре парлашып балалар бакчасына, – ди, Гүзәл ханым, ул вакытларны исенә төшереп. – Бер төрле киендердек, бер төрле ашаттык, бер төрле яраттык – бер вакытта да аермадык. Шуңа да бер-берсеннән көнләшүне белмичә, дус булып үстеләр.
Кызлар рәхәтләнеп татарча сөйләшә, Фәнис белән Гүзәлгә яратып, «әти-әни» диләр. Хәзер инде алар зурлар. Настя Буа медицина көллиятендә белем ала, ә Ләйлә Казан икътисад техникумында бакчачылыкка укый.

Шиһаповларның гаилә башлыгы Фәнис Апас районы Югары Балтай егете, аның тормыш юлында ышанычлы терәге, өйләренең кояшы Гүзәл Мурманск шәһәрендә туып-үскән кыз. Ә язмыш аларны 1999 елда Буа шәһәрендә очраштыра.

Гүзәлнең әти-әнисе Мулла Иленекеләр һәм ерак чит җирләрдән туган якларына күченеп кайтырга планлаштырганлыктан, кыз Буа ветеринария техникумының юридик факультетына укырга керә. Фәнис тә шунда ветеринария буенча белем ала торган була. Яшьләр өч елдан соң кавыша, яшь килен Юридик гуманитар академиянең соңгы курсын читтән торып тәмамлап, югары белем ала. Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең Норлат бүлекчәсендә тикшерүче булып эшли. Беренче балалары – кызлары Алсу туа. Декрет ялы тәмамлангач, эшкә чыгасы була, ә Балтайда андый эш юк, район үзәгенә барып йөрергә ерак. Гүзәлнең әти-әнисе ярдәме белән Норлаттан, сарай-корылмалары булган, кереп яшәрлек агач йорт сатып алалар.

– Күченгәндә бөтен нәрсәбез бар иде: ат, сарыклар, сыер-бозаулар... Бер «КамАЗ» арбасы терлек төяп килгәнгә күршеләр дә шаккатты, – дип елмая әңгәмәдәшем.

Шулай итеп, эштән генә түгел, тормышның башка сынау лары һәм авырлыкларыннан да курыкмаган тырыш яшь гаилә үз нигезләрен булдырып яши башлый. Фәнис Күгәйдә зоотехник, аннары ферма мөдире булып эшли. Дөньяларын ямьләндереп, икенче кызлары – Гөлияләре дөньяга аваз сала. Көн артыннан көн үтә, дигәндәй, кечкенәләре туганга да биш еллап узгач, инде гаиләдәге дүрт кызлары янына, нәсел дәвамчысы – уллары Алмазны алып кайталар. Гаилә ишәя, йортны киңәйтү мәсьәләсе килеп баса. Киңәшләшеп, ипотека алалар һәм агач өйләрен сүтеп атып, ике ай эчендә кирпечтән яңасын салып та керәләр. «21 көндә күтәрделәр, осталарыбыз бик тырыш булды», – ди хуҗабикә. Мал-туарның да санын арттыралар, яшәргә кирәк бит, беркем дә китереп бирми.

Биш яшьлек абыйсына энекәш булып, 2015 елның октябрендә төпчек уллары Радик туа. Һәм инде февраль аенда, Яр Чаллының «Сабыйлар йорты»ннан 2шәр яшьлек ике малайны тәрбиягә алалар. Айназда ДЦП диагнозы була, бары тик ятып кына тора. Ә Артемны сәламәт бала дип бирәләр. Ул йөри, әмма бик еш егыла, начар булса да сөйләшә. Табибларга күрсәткәч, аңарда да шул ук диагноз булуы ачыклана. Гүзәл декрет ялында булса да, өч яшь бала белән (аларның да икесе инвалид) бик авыр була. Әтиләре Фәнис тә эштән китә. Хәзерге вакытта Гүзәл Казанга йөреп, график буенча эшли.

– Артем белән русча гына сөйләшәбез, татарча да өйрәтеп башын бутыйсыбыз килми, әмма ул үзе татарча әйткәнне дә аңлый. Өебезгә көн аралаш укытучы килеп аны укыта, «домашнее обучение»да. Ике бала белән дә шөгыльләнәбез: парафин, массаж, дарулар, ел саен тернәкләндерү үзәгенә барабыз, менә быел ковид аркасында анысы булмады, авырудан курыктык. Ярты ел саен невралгиядә ятып чыгабыз. Узганы белән хәзергесе арасында аерма бик зур инде. Айназ да үзе әйләнеп ята, утыра башлады, «ходунок»та басып тора, уч табанын ача, әле йодрыкта гына тота иде. Үзебез дә белгечләргә әйләнеп беттек инде, медицина – үзлегебездән өйрәнгән һөнәребезгә әверелде, – дип бүлешә Гүзәл. – Икесенә дә изелгән һәм махсус балалар ризыгы гына ашатабыз, икесе дә памперс кия. «Нутридринк» балалар ризыгы 800 сум тора иде, ә хәзер 1200 сум булган, ә аларга аңардан башка ярамый, сөякләренә һәм, гомумән, организмнарына кирәкле матдәләр шунда.

Мин үземнең беркатлылыгым белән, андый балаларны тәрбиягә алучыларга дәүләт зур ярдәм күрсәтәдер, бик күп төрле ташламалар, хәтта, бәлки лаеклы ялга да алдан чыгаралардыр, дип уйлый идем. Ялгышканмын. (Язманы тулысынча газетабызның 21нче санында укый аласыз).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: