Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районында яшүсмер һәм янгын сүндерүчеләр батучы малайны коткарган

Көндез Норлат авылы янында ике бала плотинаның бер ярыннан икенче ягына йөзеп чыгарга карар кылган - бу якынча 80 метр.

Аларның берсе йөзеп чыга, ә икенчесенә көче елганың уртасына кадәр генә йөзәргә җитә. Һәм менә шулчакта ярдәм сорап кычкыра башлый да.

Аны 17 яшьлек Илшат Гыймадиев ишетеп ала, ул да дуслары белән ерак түгел ял иткән була. Бер секунд та уйлап тормыйча суга ташлана, бәлагә тарыган малайны артыннан суда тотып торырга тырыша. Шул ук вакытта батучыга тагын бер җирле кеше – Шәүкәт Миңнуллин ярдәмгә ташлана. Ул тиз арада көймәгә утыра һәм ярдәмгә килеп җитә. Аннан соң аларны яр буена алып чыга.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Шәүкәт Миңнуллин – 154нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең гамәлдәге хезмәткәре. Янгын сагында ул җиденче ел эшли. Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчелеге ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы адресына ике геройны бүләкләү турындагы үтенеч белән документлар әзерләгән. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев