Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районы укучысы, башка ил флагына һәм травмамаларына карамастан, кул көрәше буенча дөнья чемпионы булды

Мәскәү өлкәсендә дөньяның 17 иленнән иң көчле спортчылар ярышкан абсолют реаль көрәш буенча Дөнья кубогы узды. Алар арасында - Н.Волостнов исемендәге Васильево кадет интернат-мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы да бар иде.

Ильяс Газимагомедов ярышларда иң яхшы нәтиҗәне күрсәтеп, кул көрәше буенча дөнья чемпионы булды. Дөрес, егет Россия түгел, ә Әзәрбәйҗан өчен көрәште.

Бу хәл шулай килеп чыкты. Яз көне бокс буенча Татарстан чемпионатында Ильяс имгәнгән һәм армия сугышы буенча ил беренчелегенә бара алмаган, шуңа күрә Дөнья кубогына юллама алмаган. Һәм инде абруйлы ярышларга эләгү өметен өзде дигәндә, турнирга бер атна кала, ул башка ил өчен чыгыш ясарга шаккаткыч тәкъдим ала. Әзәрбәйҗан вәкилләре егеттә дөреслеккә ышаныч кайтара һәм ул спорт үрләрен яуларга китә.

Махсус әзерлекләрне үтәргә өлгерми, кул һәм аякларның травмасы да үзен сиздерә, ләкин ул бернигә дә карамастан көрәшә. Дөнья чемпионы булу өчен ике катлаулы көрәш уза. Башта Әрмәнстан вәкиле белән, ә аннары, аеруча символик рәвештә, Россия спортчысы белән, нәтиҗәдә аны икенче позициядә генә калдыра.

- Кичерешләр әйтеп аңлата торган түгел. Бу җиңү - минем яраткан әниемә бүләк, аның туган көне 26 октябрьдә. Котлыйм сине, әни! - ди Ильяс. Сүз уңаеннан, шундый ук бүләкне егет әтисенә 2018 елда Ауропа чемпионы булган вакытта багышлаган иде.


Спорт белән Ильяс 8 яшьтән: карате, тхеквондо, катнаш көрәшләр белән шөгыльләнә. Аның «копилкасында» республиканың, илнең төрле турнирларында яулаган алтын медальләр иде, ә хәзер дөньяныкы да өстәлде. Моннан тыш, соңгы Кубокта ул спорт мастеры исемен алу өчен нормативларны үтәде һәм үз алдына яңа - Олимпиадага эләгү максатын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев