Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районы авылларында Сабантуй гөрләде

Яшел Үзән районында язгы кыр эшләренең тәмамлануын күңелле уеннар, спорт ярышлары, тәм-томнар һәм бүләкләр белән билгеләп үттеләр. Сабан туе авыл халкын һәм кунакларны берләштерде.

Бәйрәм эстафетасын беренчеләрдән булып Васильево бистәсе кабул итте. Биредә "Яшьләр" паркында халык күңел ачулары башланды. Хөрмәтле кунаклар - район башлыгы урынбасары Эльза Кадникова һәм "Ак Барс" судно төзү корпорациясе генераль директоры Ренат Мистахов.

- Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән барлык васильеволыларны Сабантуй бәйрәме белән котлыйбыз һәм сезгә тынычлык, иминлек телибез! - дип Эльза Ренатовна катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Олы Яке, Күгәй, Акъегет, Түбән Урысбага, Норлат авыл җирлекләрендә милли колоритлы матур программалар тәкъдим ителде. Җырладылар, биеделәр, җитезлектә көч сынаштылар - бәйрәм бер сулышта узды. Җиңүчеләргә һәм призерларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев