Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районы авыл җирлекләрендә яңа хезмәт күрсәтү автомобильләре булачак

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов @rusminnikhanov муниципалитетлар конкурсында җиңүчеләргә 100 яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.

6 ноябрьдә, Татарстан Конституциясе көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР муниципаль берәмлекләре @sovmo.tatarstan конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Җиңүчеләр район ихтыяҗлары өчен яңа автомобильләр алды - 93 «внедорожник», ә шәһәр округларына җиде микроавтобус ачкычлары тапшырылды. Яшел Үзән районының өч авыл җирлеге машинага ия булды - Зөя, Олы Шырдан һәм Бишә.


«Без инде күп еллар муниципаль җирлекләргә ярдәм итәбез. Соңгы елларда 2,5 меңнән артык автомобиль ачкычлары тапшырылды. Минемчә, муниципалитетларда эшләүчеләр - безнең таяныч. Алар хакимият һәм халык арасындагы чикне бәйләүче һәм иң мөһим бурычларны хәл итәләр», - диде Рөстәм Миңнеханов.


Ачкычларны тапшыру тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев @rik.zmr һәм район башлыгы урынбасары Николай Бызин @nikolay_byzin катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев