Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел үзән мәчетләренә зур хәйрия ярдәме күрсәтелде

РФ мөселманнары эшмәкәрләре ассоциациясенең узган очрашуында мөселман бизнесменнары 450 мең сум күләмендә хәйрия акчалары җыйганнар. Әлеге акчалар ТР Яшел Үзән районында 2 мәчет төзү һәм ремонтлауга тотылган.

РФ Мөселман – эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов Каратмән авылы мәчетенә – 250 мең, ә Яңа Тура бистәсенең төзелеп килүче мәчетенә 200 мең сум акча тапшырды. Бу мөселман эшмәкәрләренең ай саен үткәрелә торган гомуми очрашуының күркәм традициясе булып тора. Һәр елны төрле дини оешмаларга финанс ярдәме күрсәтелә.
Айдар Шаһимәрдәнов Каратмән авылы мәчете имам-хатыйбы Әхтәм Ибраһимов һәм авыл аксакаллары белән аралашты. Каратмәндә яшәүчеләр Айдар Равил улына һәм битараф булмаган мөселманнарга спонсорлык ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр. Әхтәм хәзрәт билгеләп үткәнчә, Россия мөселманнары эшмәкәрләре ассоциациясе зур изге эш белән шөгыльләнә һәм, кызганычка, мондый оешмалар һәм кешеләр безнең илдә күп түгел.

Элек меценатлар авылларга, мәчетләргә, хастаханәләргә, мәдрәсәләргә һәм башка социаль мөһим оешмаларга булышкан, мондый ярдәм яшәргә һәм үсәргә мөмкинлек биргән, хәзер сез бу традицияне лаеклы дәвам итүчеләр. Без мәчетебезнең бу залында ремонт ясыйбыз һәм Исламны үстерү өчен хезмәт итү, безнең төп бурычыбыз. Биредә яшьләрне дин нигезләренә өйрәтәчәкбез, – дип өстәде ул.

Белгәнебезчә (Әхтәм хәзрәт Ибраһимов турындагы язмабызда телгә алган идек бу турыда), Каратмән мәчетендә янкорма эшләнеп, ул беренче чиратта мәдрәсә буларак кулланылачак һәм шул ук вакытта, аш мәҗлесләре дә оештырып булачак, моның өчен биредә бөтен шартлар да: ризык әзерли торган кухнясы, тәһарәт бүлмәсе эшләнә. Хәзрәт сүзләренә караганда, Айдар Шаһимәрдәновның Каратмәнгә күрсәткән беренче генә ярдәме түгел инде бу. Әле алга таба да булышырга әзер булуы турында белдергән. Карашәмлеләр аңа бик рәхмәтле: «Изгелекләре үзенә Аллаһының рәхмәте булып ирешсен», – ди алар.
Сүз уңаеннан, үз чира тыбыз да, редакциябез исеменнән, ун кешегә «Яшел Үзән» газетасына подписка бүләк иткәне өчен, без дә Әхтәм хәзрәткә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! Барлык эшләрегез уң булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев