Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән китапханәчеләре Норлат балалар йортының яңа ел кәефен күтәрүне дәвам итәләр

Яңа ел алды бүләкләр һәм чыршы уенчыклары ясау мастер-класслары балалар өчен күңелле сюрприз булды.

 Китапханә десантына өстәмә белем бирү үзәге җитәкчесе һәм Яшел Үзән Советы депутаты Альбина Динмөхәммәтова да бик теләп кушылды.

Кул эшләре белән шөгыльләнгәндә, укып чыккан китаплар турында Үзәк китапханә системасы директоры Алия Хисамова белән фикер алышырга өлгерделәр.

Яңа ел алдыннан һәр бала өчен «ЯҮМР ҮКС» МБУ һәр китапханә-филиалыннан һәм «Бердәм Россия» партиясеннән: уенчыклар, канцтоварлар, сувенирлар, кием-салым, косметика, беренче кирәк-ярак һәм, әлбәттә, татлы әйберләр шәхси бүләк ителде.

Мондый очрашуларны Яшел Үзән китапханәчеләре даими рәвештә уздырырга, балаларны игътибар һәм бүләкләр белән сөендерергә ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев