Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшә, туган телем!

Олы Шырдан авылы мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан һәм Республикабыз да Туган телләр, халыклар бердәмлеге елы кысаларында әдәби-музыкаль кичә булып узды.

Илһам Шакиров язмасында «Туган тел» җыры белән башланган кичәдә Татарстанның атказанган сәнгать эшлек лесе, авылыбызның кияве Илдар Кыямов һәм аның улы, актер Идел Кыямов туган телнең әһәмияте турында фикерләре белән уртак лашты, халык әсәрләре, классикларыбыз иҗаты һәм юмор тәкъдим итте.

Илдар Кыямов үзенең «Җырларымда җирсүем» исемле яңа китабыннан шигырьләр укыды. Халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел Кыямова әниләргә багышланган җырлар белән бергә, туган илгә мәхәббәт хисләре белән сугарылган әсәрләр башкарды. «Татар сүзе» бәйгесе лауреаты Идел Кыямовның юморескалары, туган тел турындагы шигырьләре алкышларга күмелде. Бөтен залны гармунының сихри моңы белән биләгән баянчы, музыкант Нияз Сафиуллин да үзе иҗат иткән җырлары белән тамашачы күңелен күтәрде.

Илдарның татар телендә камил сөйләшүче булуын телевизордан да күреп белә идек, кия вебезнең халык җырларын да бик оста башкаруына да тагын бер кабат инандык. Аның баянга кушылып җырлаган «Озату», «Олы юлның тузаны», «Җаныем-бәгърем» әсәрләрен авылдашлар йотлыгып тыңлады.
Шундый танылган шәхесләр белән бер сәхнәдә, авылыбыз клубында эшләп килгән «Сәйлән» балалар коллективына йөрүчеләр, әниләргә бүләк итеп, бик матур бию башкардылар. Аларның бу көнгә тырышып әзерләнүләре, репетицияләргә йөрүләре аерым игътибарга лаек. Безне Әни иткән шул балаларыбызның ихлас чыгышы бәйрәмебезнең үзенчәлек ле бизәге булды. Рәхмәт аларга!

Тел һәм милли мәдәниятебез турында күбрәк белүчене ачык лау өчен, Илдар абыйлары балаларга кызыклы викторина да уздырды.
Кыямовлар гаиләсе тәкъдим иткән «Яшә, туган телем!» яңа прог раммасы, Татарстанда телләр байлыгын саклауга юнәлтелгән чаралар һәм проектларны гамәлгә ашыру буенча ТР хөкүмәтенең гранты нигезендә оештырылды.

Бу кичәнең Әниләр бәйрәменә туры килүе дә очраклы түгел. Чыннан да, ана теле һәр сабыйга бишектә, хәтта, ана карынында чакта ук сеңә. Туган тел белән Әни сүзе – һәрвакыт бергә булды.
Затлы һәм «экологик чиста» концертны тамашачы алкышларга күмеп кабул итте. Пандемия вакытында боега барган күңелләребез күтәрелде.

Наҗия Хәсәнова,
Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев