Яшел Үзән

Яшәү мәгънәсе – балаларда

Ирне ир иткән дә – хатын, юк иткән дә – хатын дип, юкка гына әйтмиләр.

Ни дисәң дә, хатын-кыз тормышка ямь бирүче, гаилә учагын саклап, утын сүндермичә, ирнең таянычы һәм терәге булып яшәүче серле чәчәк кебек. Һәм Раббыбыз безне бу дөньяга парлап яшәү өчен яраткан да бит.
Тик буйдак егетләр һәр авылда, ни кызганыч, бихисап. Алар эшчән, тырыш, чибәр, тик ни сәбәпледер үз ярларын таба алмыйлар. Берәүгә дә сер түгел, хәмер белән дуслашып, тормыш ямен тапмый, кул селтәп яшәүчеләр дә юк түгел. Мондый мисалларны һәр авылда китерергә мөмкин. Тик гаепне читтән эзлисе түгел.
Бакырчы авылында яшәүче Фәһим Бикмуллинның элеккеге тормышын бүгенгесе белән чагыштырып карасаң, җир белән күк арасы. Чөнки ул мәхәббәтен соңлап кына таба һәм бүген эштән көн дә гаиләсе, сабыйлары янына ашкынып кайта.
– Өйләнмәгән булсам, бернигә дә күңел үсмәгән булыр иде. Фәнияне Ходайның миңа җибәрелгән бүләге дип саныйм. Яшәү мәгънәсе барлыкка килде. Эштән кайткач, әти диеп балаларымның каршы алуы йөрәккә май булып ята. Бөтен арыганнар онытыла, – ди гаилә башлыгы.
Фәһим «Красный Восток» ширкәтендә озак еллар механизатор булып эшли. Без килгән көнне дә чәчүдә чагы иде. Телефоннан гына сөйләштек. Ник иртәрәк өйләнмәдең дигән соравыма, шаяртып, вакыт булмады дисә дә, вәгъдәсе җитмәгән инде. Ничә еллар Яшел Үзәндә стоматология поликлиникасында эшләүче Фәния дә үз насыйп ярын көткәндер. Һәм менә алар очрашалар. Поезддан төшкәч, туган авылы Мулла Иленә кайт кан чагында машина килеп туктый. Җәяү тәпилисе килмәгәнгә кыз да каршы килми, утыра, сөйләшәләр, телефон номерларын алышалар. Һәм ноябрьдә танышкан яшьләр гыйнварда кавышып та куя. Фәһим тимерне кызуында тота, озакка сузып йөрергә яшь җилкенчәк түгел лә!
Гаиләдә өйләренә ямь биреп, бер-бер артлы Фәнис белән Алсулары туа. Алар балалар бакчасына йөри. Без килгән көнне Фәниянең осталар ашатып, мәш килеп йөрүе иде.
– Каенана белән бер ел гына яшәп калдык. Мин бу йортка килен булып төшкәннән бирле төзекләндерәбез. Баз, мунча кордык, гараж белән өй нигезен күтәрдек. Бүген исә осталар каралты-кура җиткерә. Кыскасы, авыл җирендә ел саен бер төзелеш инде ул. Шәһәрдән кайт каныма үкенгәнем юк. Үзем дә авыл кызы, эшләп үстек, кул кушырып ятып кына тормыш алга бармый ул. Аллаһ кушып, абзарларыбыз ясалып беткәч, бозаулар алып җибәрергә исәп. Кем эшләми, шул ашамый дию ләре дөрес, хәлебездән килгәнчә тырышабыз, – ди Фәния дә.
Фәһим абыйдан теге юлы станциядән Фәнияне махсус каршы алдыңмы, әллә очрашуыгыз очраклы гына булдымы дигәнгә, елмаеп кына куйды. Әй, бүген инде анысы мөһим дә түгел, Аллаһ кавыштырган үзләрен. Балаларын тигезлектә үстереп, игелекләрен күреп, озак еллар чөкердәшеп яшәргә язсын. Ә калган буйдак егетләргә әйтәсе килгән сүзем шул: бары яхшыга өметләнергә кирәк. Чарасызлыктан кул селтәгәнче, тормышыгызны уңайякка үзгәртү турында уйлагыз. Барысы да үз кулыгызда бит.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: