Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

ЯҮМР "Бердәм Россия" партиясе Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан Норлат балалар йортында булды

Партиялеләр “Балалар - безнең киләчәгебез” проекты кысаларында Яшел Үзән районы китапханә системасы хезмәткәрләре, директор Алия Хисамова, партиянең Норлат беренчел бүлеге секретаре - Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров җитәкчелегендә мавыктыргыч балалар уены - “Книгалэнд” квесты оештырдылар. Аны үткәрүдә Бердәм Россия Яшь Гвардиячеләренең җирле бүлеге ярдәм итте.

Балалар кунакларны җылы каршы алды һәм түземсезлек белән күңелле квестны үтәргә кереште. Уен барышында алар ике командага бүленде һәм табышмаклар табу буенча әкияти маршрутлар буенча киттеләр. Һәр тукталышта балаларны яраткан әкият геройлары көтә иде. Алар кызыксыну белән табышмакларны чиштеләр, бер-берсенә ярдәм итеп, сорауларга актив җавап бирделәр.

Уен тәмамлангач, барлык катнашучылар да партиянең җирле бүлегеннән бүләкләр, һәм, әлбәттә, китапханәчеләрдән матур китаплар алды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев