Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Якташыбыз эзләре буйлап

Яшел Үзән мәдрәсәсендә белем алучы 22 хатын-кыз һәм аларның 8 оныгы Кече Шырдан авылына сәфәргә барып кайтты.

Бу ниятебезне мәдрәсәдә уку елы башлангач ук килешеп куйган идек. Пандемия башланганчы без шулай Казан шәһәре мәчетләрендә дә, истәлекле урыннарында да булдык. Бу юлы автобус яллап, иртәнге сәгать сигезләрдә юлга кузгалдык. Безнең белән оныклар булу да куандырды, алар аннан бик күп мәгълүмат туплап, тирә-юньнең матурлыгын күреп, күңелләрен сафландырып кайтты.

Кече Шырдан авылында безне Гүзәл Минһаҗева каршы алды. Ул авыл тарихын һәм шушы К.Насыйри комплексының ничек барлыкка килүен, андагы искиткеч корылмалар – мәчет, китапханә, чәй йорты, К.Насыйри чишмәсе, кое, 500 еллык тал, Сабан туе урыннарын күрсәтеп, җентекләп сөйләп, бик эчтәлекле һәм кызыклы мәгълүмат бирде. Китапханәсендә хәзер бәяләп бетергесез тарихи материал тупланган. Күргәннәрдән моның хәтле бай мәгълүмат алырбыз дип уйламаган да идек.

Шушы комплексны тудыручы Асия Гобәйдуллинаның батырлыгына, тырышлыгына сокландык. Асия ханымның да шәҗәрәсе әнисе ягыннан Каюм Насыйрига барып тоташуын да белдек. Аллаһ Тәгаләнең бер хикмәте инде бу – Асия ханымның шушы үзебезнең бөек галимебезнең туган авылын югалтмыйча саклавы һәм яшь буынга калдыруы.

Аннан соң мәчеткә кереп өйлә намазы укыдык, К.Насыйри рухына, авылдашларына һәм Асия ханымга догалар кылдык.
Шушы кызыклы экскурсиядән соң чәй йортында безне Миләүшә, Сания белән Саимә ханымнар аш һәм башка тәм-томнар белән сыйлады. Һәм әзерләгән ризыклары да телеңне йотарлык тәмле иде.

Бу очрашу бик күңелле дә, шул ук вакытта кызыклы да булды. Әмма күңелне борчыганы да бар. Безне озатып йөргән Гүзәл Минһаҗевадан авыл мәктәпләреннән дә эскурсиягә киләләрме соң дигәч, «юк» дигән җавап ишеттек. Ә бит моны мәктәп җитәкчеләренә оештырырга була. Хәзер мәктәпләрдә балалары, әти-әниләре бер автобуска сыярлык бит. Яшь буын татар халкының мәшһүр шәхесләрен белеп үссеннәр иде дигән теләктә калып кайтыр юлга кузгалдык.
Юл уңаеннан ачык һавадагы «Туган авыл» комплексына да кердек. Анда безне Дамир әфәнде гармуннар уйнап каршы алып, татар халкының борынгысы һәм хәзергесе турында эчтәлекле экскурсия оештырды. Рәхмәт аңа.

Без шушы бөек мәгърифәтче туган як – Кече Шырдан авылына барган экскурсиябездән бик канәгать булып, андагы үзгәрешләрне күреп, якташларыбызның тырышлыгына, авылларында бөек шәхесне онытмыйча горурланып һәм кадерләп яшәүләренә шаккатып, аларның кунакчыллыгына сокланып кайттык. Әлеге авыл халкы, җитәкчелек һәм әлбәттә инде, Асия Гобәйдуллина бик күп мактауларга һәм рәхмәтләргә лаек. Киләчәктә бу урыннарның тагын да танылачагына, махсус экскурсияләр оештырылачагына, ерак-ераклардан туристлар киләчәгенә ышаныч зур. Әллә кайларга – еракларга барып йөрисе түгел, үзебездә дә тарихи һәм рухи азык алырлык урыннарыбыз бар. Кадерен генә белергә кирәк. Кече Шырдан халкының бик матур итеп, яшеллеккә күмелеп, табигатьне санлап һәм кадерен белеп яшәүләренә дә сокланып туймаслык.

Сания Закирова,
Яшел Үзән мәдрәсәсе мөгаллимәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев