Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Әй, сузасы иде, озынайтасы иде шушы җәйләрне

Кыш буе тилмереп көтәсең, көтәсең дә, ә ул күз ачып йомган арада үтә дә китә.

Инде менә алтын көзгә аяк басачакбыз. Тик бу әле һич кенә дә күңелсезләнер өчен сәбәп түгел! Алда безне әбиләр чуагы, җәйнең дәвамы булып торучы – алтын яфраклы, гаҗәеп төсле көннәр көтә!
??Җәйнең соңгы көненең кадерен белеп калырга, озын ялларга йомгак ясар өчен мәдәният йортыбыз үзенә балалар җыйды. Биредә "Саубул җәй" дип исемләнгән күңел ачу чарасы булып узды. Мәдәният йорты алды балалар тавышыннан шау - гөр килеп торды.
?‍♂⚽Чара барышында балалар төрле хәрәкәтле уеннарда - волейбол, әбәк-әбәк, лапта, мәче-тычкан һ.б. катнаштылар, кызыклы табышмакларга җаваплар эзләделәр, күңелле һәм дусларча атмосферада бик рәхәтләнеп ял итеп, уңай эмоцияләр һәм кәеф күтәренкелеге алдылар.
??Үзебез дә балалар белән бергә көлдек, бергә чаптык, бергә уйнадык.

Җәйнең бөтен матурлыгы
Калсын үзебездә.
Җәйләр кебек матур булсын
Безнең көзебез дә.

Чыганак: Мулла Иле мәдәният йорты Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев