Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Хәмидуллиннар: «Канар утраулары түгел, Карашәмебез якын!»

«Яшел Үзән» газетасы район башлыгы призына оештырган «Чәчәкле ишегалды» бәйгесендә Карашәмнән Хәмидуллиннар гаиләсе һәр елны катнашып килде.

Редакция­гә юллаган фотоларын күреп, гаҗәпләнә идек. Әлбәттә инде, алар гел урыннар алып, жюри тарафыннан югары бәяләнде. Хәмидуллиннар тудырган гүзәллекне үз күзләребез белән барып күргәч, телсез калдык.

Карашәм авылының иң түбән урынында – чишмә буенда урнашкан әкияттәй йорт һәм аның тирә-юне гаҗәеп бер картина буларак күзгә ташлана. Әнә бәрәңге бакчасы җәелеп ята, якты, матур төсләргә буялган курчак кебек өйләре, капкалары, чип-чиста яшелчә бакчасы, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән әкияти геройлар һәм челтерәп агучы чишмә. Бу матурлыктан күзләр камаша. Менә шулай да яшәп була икән бит!
Безне Резедә апа белән Рәшит абый колач җәеп каршы алды. Алар инде кунакларга һәрвакыттагыча шат, чөнки монда еш киләләр, фотоларга төшәләр, сокланалар икән.


Яшел Үзән кызы Резедәнең балачагы Карашәмдә үтә. Булачак гомер юлдашы Рәшитен дә бире­дә очрата ул. Кавышып, шәһәрдә төпләнәләр. Әүвәл әти-әниләре белән бергә яшә­сәләр, соңрак үз йортларын булдыралар, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Рәшит абый шпал заводында машина йөртә, ә Резедә апа конт­ролер була. Соңрак тегү фабрикасында эшли, лаек­лы ялга Серго исемендәге заводның 15нче цехыннан чыга.
Шәһәр җирендә үз йортлары белән яшәсәләр дә, Рәшит абыйны күңеле авылга тарта. Төп нигездә гаиләсе белән энесе яши. Киңәшләшеп, Резедә апаның туганнарыннан шушы йортны сатып алалар. Ничә еллар кеше тормаган өйнең нинди хәлдә булуын күз алдына китерүе авыр түгел. Йортны, каралты-кураны, мунчаны яңарталар, төзекләндерәләр. Тирә-юньгә яңа сулыш өрәләр.

– Без бирегә язын кайтып, бәрәңге алып, бакча эше беткәч кенә китәбез. Бу матурлыкны тудыручы кеше – Рәшит. Ул яшьтән кул эшләренә оста. Фантазиясе дә бай. Ашарга дип чыгып чакырмасам, өйгә керми дә ул, – дип сөйли Резедә апа.

Бакчасыннан аерылып, ниһаять, әңгәмәбезгә Рәшит абый да кушылды.

24 яшемә кадәр Карашәмдә яшәдем. Шуңа да үземне авыл баласы дип саныйм. Иртә яздан кояш ныграк кыздыра башлаган саен, күңел бирегә тарта. Бакча эшем февральдә үк башлана. Орлыкларны поч­та аша заказ биреп кайтартам. Әнием Хәтимә дә чәчәкләр ярата иде, аның бу шөгыле миңа күчкән ахрысы. Минем өчен иң шәп ял – бакча. Умарталар да тотабыз, кирәк кешегә бал сатабыз. Ел да яңа сыннар, әкият геройлары ясарга тырышам. Гадәттә, моның белән кышын шәһәрдә шөгыльләнәм. Берсе өчен 1,5 көн вакыт китә. Башыма килгән уйны үзгәртәм дә, интернеттан да карап тулыландырам. Кыскасы, теләк кенә булсын, өйрәнер өчен мөмкинлекләр күп бүген. Самовар формасындагы чишмәне Тәтеш районында күреп кайткан идем. Материалын кайсын кайдан табам инде. Нигездә кул астында булган әйберләрдән ясыйм, – дип сөйли Рәшит абый.

Элек бу урамда йортлар күп булган, хәзер берәү генә. Хәмидуллиннар кизләү буенда дүрт еллап Чишмә бәйрәме дә уздыра. Шулай итеп, бу матурлык үзләре өчен генә түгел, ә авылдашлары, кайткан кунаклар өчен дә тудырыла.
Уңган бакчачы буларак, Рәшит абыйдан бәрәңге кортыннан котылу өчен бер киңәш тә язып үтим әле...


Дәвамын газетабызның 4 август саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев