Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Халкыбызның милли бәйрәме Сабантуе да килеп җитте

Әле аңарчы, бирнә, бүләк җыю йоласын, үтисе бар.

Кайда ничектер, ә, бездә ул сөлге җыю, диеп, йөртелә. 

- Сабан туе алдыннан әлеге матур йоланы, без яшь чакта, көзен хәрби хезмәткә китәсе егетләр башкара иде. Араларында гармун уйный белгән егет тә булса, аеруча күңелле була иде. Кыз- кыркын оялып кына капка ярыгыннан карый, күңеленә ошаган егетне күзли. Яшь киленнәр кызыл башлы суккан сөлгесен бүләккә бирә.  Соңгы елларда мәдәният йорты хезмәткәрләре әлеге күренешкә аеруча миллилек өстәделәр.  Урысбага мәдәният йортыннан оста баянчы Камил Хәлиуллинга кушылып җырлаулары,  биюләре белән, тиздән бәйрәм якынлашуын белгертеп күңелләрне күтәрде.  Нинди генә ел булса да безнең татар халкы Сабантуен көтеп алган, авылдашларны бергә җыйган. Гасырлар буена да югалмаган зур милли бәйрәмебез ул, - дип яза Розалия ханым Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев