Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ватаныбыз, геройлар васыять иткәнчә, хөрлектә һәм тынычлыкта яшәсә иде

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә миндә туганыбыз, герой бабабыз Хәлил Хәйруллин турында истәлек язу теләге туды.

 

Быел «Үлемсез полк» акциясенә әзерлек башлануга, әтиемнең әтисе – бабам Кәлимулла Хәйрулла улы Хәйруллин, 1941 елда сугышка алынып, 1942 елда хәбәрсез югалган дигән мәгълүматтан башка үз гомерендә бер генә фотосы да булмаган бабамның рухына дога кылып, искә алып үткәрдек. Хәбәрсез югалган бабамны, дүрт баласын ялгызы үстереп, кеше итеп, гомеренең соңгы сәгатенә кадәр «менә кайтыр», дип сабыр гына көткән Гайшә әнкинең бакыйлыкка күчкәненә 32 ел була инде. Урыннары оҗмаһта булсын!
Бүгенге язмам – туганыбыз Хәлил бабам Хәйруллин турында. Ул 1920 елның 14 июнендә Күгәй авылында туып, мәктәпне тәмамлап, 1937 елдан бирле Мәскәүдә яшәгән һәм эшләгән. 1940 елның августында эшче-крестьян Кызыл Армиясенә хезмәткә алына. 1941 елның сентябреннән – Бөек Ватан сугышы фронтларында: Вязьма янында камалышта калып, яраланып һәм әсирлеккә алына. Аннан дүрт ай узгач кына кача ала. Партизаннарны очратып, аларга кушылып, 1943 елның көзенә кадәр партизаннар отрядында сугыша ул. Азат ителгәннән соң яңадан даими частьлар составында сугышларда катнаша.
1944 елның июненә 245нче гвардия укчы полкы (84 нче гвардия ук чы дивизиясе, 36нчы укчы корпус, 11нче гвардия армиясе, 3нче Белоруссия фронты) пулемётчысы була. Литва ССРын немец-фашист илбасарлардан 1944 елның 13 июленнән 14 июленә каршы төндә бабам Неман аша беренчеләрдән булып Алитус районына чыга һәм үзенең пулемёт уты белән төп көчләрнең кичүен каплап, берничә немец атакасын кире кайтара. Кискен сугыш вакытында ул сафтан чыккан рота командирын алыштырып, дошманга каршы атакага күтәрелә. СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы белән «Немец басып алучыларына каршы көрәш фронтында командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк итеп үтәгән һәм шул ук вакытта батырлык һәм кыюлык күрсәткән» өчен бабабыз Советлар Союзы Герое исеме, Ленин ордены, «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә.
Әле без кечкенә чакта Хәлил абый гаиләсе белән Норлатта яшәгәч, туган авылы Күгәйгә килеп, бөтен туганнарны йөреп чыга иде. Ул килгән көн чын бәйрәм булып, чәйләр эчеп, үткәннәрне искә алып уздыра идек. Фронтовик бабам бөтенебезне янына җыеп, сугыштагы хәлләрне сөйләгәнен йотлыгып тыңлый идек. Үскәч, шундый ук кыю батырлыклар эшләргә хыялланганнар истә әле. Хәлил бабайның беркайчан да «мин – Герой» дип сөйләп йөргәнен ишетергә туры килмәде безгә. Тормыш иптәше Мөнирә апа да авылдашлары арасында «герой Мөнирә» дип йөртелсә дә, масаеп, мактанып йөрми, гади, тыйнак, безнең өчен соңгы кисәкне дә бүлүче туган җанлы матур апа булып калды. Сагындыра икән...
Бүген туган авылы Күгәйдә, яшәгән җире Норлатта Хәлил бабабыз Хәйруллинның исемен мәңгеләштерүче һәйкәлләр бар. Шундый туганым булганга чиксез горурланам, бөтен тирә-юнь авылларга да бер саналган, Советлар Союзы Герое – Хәлил бабам Хәйруллинның якты истәлеге авылдашлар күңелендә әле озак сакланыр! Хәзер бердәнбер кызы Римма апа, оныгы Наилә гаиләсе белән даими аралашып яшибез, Аллаһыма шөкер. Алга таба да сау-сәламәт булып, туганлык җепләре өзелмәсә иде дип, дога кылам.
Ә безнең туган җиребез башка беркайчан да сугыш афәтен күрмәсә иде! Ватаныбыз, геройлар васыять иткәнчә, хөрлектә һәм тынычлыкта яшәсә иде.
Зөлфия Хәйруллина.
Күгәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев