Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильевоның мәктәпкәчә яшьтәге балаларына язгы бозның куркыныч булуы турында сөйләделәр

Васильевоның "Василек" @ vasilek37_vasilievo балалар бакчасы тәрбиячеләре Яшел Үзән районы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә профилактик уен чарасын үткәрделәр.

Балаларга сулыкларда юка язгы бозның куркыныч булуын һәм бәлагә юлыкса, нишләргә кирәклеген өйрәттеләр.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искә төшерә:
язгы чорда боз эри һәм тотрыксызлана. Төнге салкынлык белән ныгып, ул әле аз гына авырлыкка түзәргә мөмкин, ләкин көндез, эрегән кар суларыннан җылынып, боз, җитәрлек калынлыгы булса да, көпшәкләнә, катылыгын югалта. Елгаларда бозда шуарга һәм аның аша бер ярдан икенче ярга чыгарга ярамый - мондый боз юка, бик тә ышанычсыз һәм кешенең авырлыгын күтәрә алмый. Бозда, йөргәндә күреп булмый торган һава тишемнәре барлыкка килә.

ҮЗЕГЕЗНЕ ҺӘМ ЯКЫННАРЫГЫЗНЫ САКЛАГЫЗ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев