Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильевоның икенче мәктәбендә инвалид баланы мыскыл итү фактлары расланды

Җинаять эше кузгатылган.

Прокуратура, Васильево бистәсенең 2нче мәктәбендә 11 яшьлек инвалид баланы җәберләү турындагы мәгълүматка бәйле рәвештә, тикшерү үткәрде. Күзәтчелек ведомствосы хәбәр иткәнчә, мәктәп укучылары кыш көне инвалидны турникка бәйләп куйган инцидент РФ Җинаять кодексының 117 нче маддәсе буенча җинаять эше ачуга сәбәп булган.

Элегрәк бала һәм аның әнисе, хулиганнар зыян күрүчене 30 градуслы салкында турникка бәйләгәннәр, малайдан бүреген салдырып алганнар, дип белдергән иде. Күреп алган шаһит аны азат иткән.

Шул ук вакытта, бу баланы беренче генә тапкыр җәберләү очрагы түгел.
Инвалид укучы, яшьтәшләре аның йөзенә укытучысы каршында ук төкергәннәрен раслаган, педагог исә җинаятьчеләрнең гамәлләрен чикләү өчен берни дә эшләмәгән.

Прокуратура конфликтта катнашкан ике укучыны сораштырды. Алар, инвалид бала аларны сәбәпсез кимсетә башлады, диләр. Шуннан соң, бер укучы инвалидны үрти башлый, һәм "бу вакытта төкерекләр аның партасына эләкте, тегесе моңа бик каты ачуланды. Тиздән арага инвалид баланы тынычландырып, сыйныф җитәкчесе кушылды".

Шуңа да карамастан, күзәтчелек ведомствосы мәктәп администрациясе укучылар арасында конфликтлы хәлләрне кисәтү һәм булдырмау буенча барлык кирәкле чараларны да кабул итмәгән, шулай ук "яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләрне җайга салу максатларында мәктәп психологының бала белән психокоррекцион эшен" оештырмаган, дип саный.

Нәтиҗәдә, шәһәр прокуроры каршындагы эш төркеменең чираттан тыш утырышында инвалид укучыны башка мәктәпкә күчерү турында карар кабул ителде, - дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев