Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильеволылар бер ел эчендә 318 килограмм файдаланылган батарейкалар тапшырды

Җирле кибетләрдә инде бер елдан артык батарейкалар җыю өчен контейнерлар урнаштырылган, теләгән һәркем алардан файдалана ала.

Тулганнан соң, кулланылган барлык батарейкалар Чиләбедә махсуслаштырылган заводка утильләштерүгә тапшырыла. Бер ел эчендә бистәдә яшәүчеләр анда 318 килограмм, ә бу 12 720 данә дигән сүз, батарейка җибәргән.

Га л и м н ә р к ү п т ә н исәпләп чыгарганча, гадәттә чиләккә ташлана торган бер бармак батарейка 20 квадрат метр туфракны пычратырга мөмкин. Таралып, токсикалы матдәләр бөтен тереклеккә төзәтеп булмаслык зыян китерә. 360 календарь көн эчендә бистәдә яшәүчеләр 25,5 га җирне пычратудан коткарган булып чыга.

Кибетләрнең адресларын картиналарның берсендә күрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев