Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильевога «Балкы!» ("Засветись!") дигән флешмоб үтте

Васильевоның "Березка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар, юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу атналыгы чаралары кысаларында, бөтенроссия "Засветись!" бию флешмобына кушылды.

Яктылык кайтаручы жилетларда, юл билгеләре макеты һәм ачык плакатлар тотып балалар автомобиль юлы янында урнашкан мәктәпкәчә учреждение каршында чыгыш ясадылар.

Флешмобның тамашачылары ата-аналар гына түгел, үтеп баручы машина йөртүчеләр дә булды.

- Әлеге акция "Березка"да икенче ел уза. Беренче чиратта, без ата-аналарның һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның игътибарын юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә юнәлтәсебез килә: тизлек режимын саклау, бигрәк тә, мәгариф оешмалары тирәсендә, көннең караңгы вакытында юлларда яктыртылсын өчен, киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар тагып йөрү, - дип сөйләде Яшел Үзән районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалау бүлеге башлыгы Зөлфия Шакирова.

Татьяна Соболевская фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев