Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильевода "Весна": яңа сәнәгать паркы бистәгә меңнән артык яңа эш урыны бирәчәк

Бүген Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев белән сәнәгать үсеше перспективалары турында фикер алыштылар.

Җирле Водоканал белән янәшә урнашкан «Весна» сәнәгать паркы элеккеге урман комбинаты территориясендә дәүләт аккредитациясен алды. Барлыгы, шул исәптән ишелгән корылмалардан, 16 гектардан артык мәйдан чистартылган. Аларда яңа производстволар урнашачак та инде.

 

- Биредә тормыш кайнап торырга тиеш! Керү юллары, актив үсә торган производстволар, эре компанияләр белән тыгыз хезмәттәшлек, яңа эш урыннары – бу безнең кешеләр! Перспективага эшләргә кирәк, - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.



"Весна" ун предприятиене сыйдыра алачак, ә бу, иң тыйнак исәпләүләр буенча, якын елларда бистәдә барлыкка киләчәк меңгә якын эш урыны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев