Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильевода "Раштуа - 2022" фестивале кысаларында дзюдо һәм самбо буенча ел саен үткәрелә торган Раштуа турниры уза

"Уникс" баскетбол клубы тренировка комплексының зур залында безнең илнең уннарча шәһәреннән килгән катнашучылар очрашты. Алар арасында Гиссен шәһәре (Германия) вәкиле дә бар.

Кичә самбо буенча бүләкләр комплектлары уйнатылды, бүген һәм иртәгә дзюдо ярышлары. Лидер исеме өчен барлыгы 100гә якын катнашучы көрәште.

- Мин сезне, кадерле катнашучылар һәм ярышларның кунаклары, монда, безнең зур Раштуа турниры уза торган Васильевода сәламләвемә шатмын. Уникс залының яшь спортчыларны каршы алуы бик шәп, аларның уңышлары белән без горурланабыз. Мин сезгә уңышлар, нык сәламәтлек һәм мөмкин кадәр күбрәк якты спорт җиңүләре телим! – дип, турнирда катнашучыларга Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Николай Бызин мөрәҗәгать итте.

- Турнирны үткәрүдә һәрвакыт ярдәм итүче районыбыз башлыгы Михаил Павлович Афанасьевка, район хакимиятенә, дусларыбызга рәхмәт! Балаларның файдалы эш белән шөгыльләнүләре һәм осталыкларын камилләштерүләре бик яхшы. Барыгызгы да җиңүләр телим! – диде Яшел Үзән районының дзюдо һәм самбо федерациясе рәисе Андрей Николаев.

Спорт көне ахырында ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев