Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильевода бистәнең төп сәхнәсе вандаллар һөҗүменә дучар булды

Бу хәл белән полиция хезмәткәрләре кызыксынды инде.

- Иртән "Молодежный" паркына килеп шундый күренешкә тап булдык... Сүз дә юк... сәхнәне ничек шулай бозып була инде, - дип зарлана Васильевода яшәүче Надежда Дмитриевна. Ул шулай ук, кичләрен паркта үзләрен кыргыйларча тотучы яшьләр җыела, дип билгеләп үтте. - Кайчагында төн буе музыка гөрли, көләләр, акырышалар. Иртән - буш шешә һәм тәмәке тартмалары белән бөтен мәйдан тулган була.

Бу хәлдән алдарак кече сәхнәне шулай бозганнар иде, анда җирле шагыйрьләр, музыкантлар иҗади кичәләр уздыра, шулай ук ачык һавада кино күрсәтелә. Инде менә вандалларның «сәнгать тамгалары» паркның төп сәхнәсендә дә барлыкка килде.

Исегезгә төшерәбез, гомумбистә чараларын үткәрү өчен "Молодежный"да ике сәхнә әле ике ел элек кенә пәйда булды.
"Молодежный" паркының 6 ел эшләү дәверендә монда берничә тапкыр фонарьлар ватылган, эскәмияләр һәм чүп савытлары бозылган, хәтта койма да бөгелгән. Ике тапкыр "Мин Васильевоны яратам" үзәк стеласын да ике тапкыр бозарга өлгергәннәр.

Болардан чыгып, васильеволыларның үз бистәләрен яратмаулары турында фикер туа. Һәм вандализмның чираттагы акты – моңа раслау булып тора.

Хәзер бу эш белән полиция шөгыльләнә. Алар вандалларның җәзасыз калмауларына ышана.

Әгәр җирле халыкның бу уңайдан файдалы мәгълүматы булса, Васильево башкарма комитетына яки полиция бүлегенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Хәбәрләр «Народная газета» төркемнәренә дә кабул ителә. Анонимлыкны гарантиялибез, - дип яза @gazetanarodnaia

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев