Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильевода Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан бокс буенча турнир узды

Ярышларда Яшел Үзән, Әйшә һәм Волжскидан килгән балалар катнашты.

Ярышка Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновтан тыш, Әйшә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхәт Латыйпов та чакырылган иде.

Турнир бер сулышта узды, аннан соң җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр һәм медальләр белән бүләкләделәр.

 

- Рәхмәт сезгә, чиста күк йөзе һәм Җиңү өчен, - дип мөрәҗәгать итте Илдар Гыйльметдинов Әсхәт Латыйповка. - Сезнең һәркайсыгыз, Ватанны саклаучылар иң югары бүләкләргә лаек.



РФ Дәүләт Думасы депутаты ветеранга бүләкләр тапшырды, сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

Яшел Үзән шәһәренең бокс федерациясе җитәкчесе Олег Анисимов ЗМР Башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиевка ике тапкыр Европа чемпионы, халыкара класслы спорт мастеры, ТР атказанган тренеры Александр Андреяновның шәхси имзасы язылган бокс перчаткалары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев