Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильево бистәсендә ни өчен банк бүлеге ябыла соң

Банк бүлеге ябыла, халык риза түгел

Безнең редакциягә Васильево бистәсе халкы мөрәҗәгать итте. Алар илебезнең иң зур банкларының берсе үз бүлекчәсен ябарга дигән карары белән риза түгел. Халык аптырашта.

«Нигә безне мондый уңай­­лылыктан мәхрүм итәсез?!» – ди җирле халык.

Васильево бистәсе пенсионерлары үз хокуклары өчен көрәшергә булды. Банк бүлекчәсе янында митинг. Шушы көннәрдә аны ябарга тиешләр.
Банкоматлар бар, әмма пенсионерларга белгеч ярдәменнән башка акчаларны сберкнижкага күчерү, коммуналь хезмәтләр өчен түләү авыр. Өстәвенә, бу бүлекчә өлкән буын өчен якын бинага әверелгән.

– Безнең сберкассаны ябарга дигән уй кайсы акыллы башка килде икән? – дип бушата күңелендәге борчуларын Василь­ево бистәсендә яшәүче Фәһим абый. – Ә без монда яшәүче пенсионерлар нишләргә тиеш, йә, әйтегез әле? «Сбер»ның икенче бүлеге ике чакрым ераклыкта урнашкан бит, анда мин ничек барып җитим? Минем бөтен түләүләрем, бөтен эшем шушы сберкасса аркылы үтә.

Спорт урамы, 18нче йорт адресы буенча банк­та күрсәткән барлык хезмәтләрне Мәктәп урамындагы бизнес-офиска күчерергә планлаштыралар. Анда машинада 5 минут эчендә барып җитәргә мөмкин, ә менә җәяү ярты сәгатькә якын тәпиләргә туры киләчәк. Тагын бер вариант бар – автобус. Ләкин ул да, пенсионерлар әйтүенчә, йөрмәячәк. Җирле халык банкның бер генә бүлеге зур бистәне канәгатьләндерә алмаячагына борчыла.
Ни өчен бүлек ябыла — бу сорауга Сбербанкның Татарстан бүлекчәсе идарәчесе Рушан Сәхбиев җавап бирергә тырышты. Бу көнне Рушан Флюрович Васильево халкы белән очрашуга килде.
Әгәр офиска кеше аз йөри, ерак түгел икенчесе – зуррагы бар, ә анда күбрәк хезмәткәрләр штаты эшли икән, мондый офис зуррагына күчерелә, – ди Рушан Флюрович.
Мәктәп урамындагы банк бүлеген зуррак дип әйтеп булмый. Аларның мәйданы бертөрле, ә менә андагы уңайлыклар василь­еволыларны бөтенләй канәгатьләндерми.

– Анда хәтта борылып та булмый бит. Тар коридор кебек, – дип шәрехли Рания Сәгъдиева. – Яңгыр, кар яуса, җил булса, без урамда үз чиратыбызны көтәргә тиеш. Бу кешечә буламы инде?

Васильево бистәсе ветераннар советы рәисе Татьяна Матеркова сүзләренчә, хәзер бүлекчәне ябу максатка ярашлы түгел. Чөнки бистә зурая, күп фатирлы йортлар төзелә. Ә бит бу бүлеккә хәзер үк 4 меңләп кеше карый.
Гаделлек өчен, шуны әйтергә кирәк, Сбербанкның Татарстан бүлеге идарәчесе Рушан Сәхбиев, әгәр карар тулысынча кабул ителгән булса, халык белән очрашуда катнашмас идем, дип ачыклык кертте. Ул монда халыкны тыңларга, аңларга килгән һәм, бәлки, Спорт урамындагы 18нче йорттагы бүлекне ябу карарын яңадан тикшерерләр.
Сорау әлегә ачык ка­ла, ләкин илнең иң зур банкларының берсе җи­тәкчелеге якташларыбыз­ның үтенечләрен ишетер дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев