Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильево бистәсе халкы да махсус хәрби операциядә булган якташлары өчен гуманитар ярдәм җыюны дәвам итә

Хәрбиләргә күңел җылысын биреп

Васильеволылар туплаган 89900 сум акчага үз егетләренә дип 20 исемле посылка әзерли. Анда эчке киемнәр, кулдан бәйләнгән йон оекбашлар, медикаментлар, шәхси гигиена һәм азык-төлек җыелмалары салына. Шулай ук госпиталь өчен 120 урын-җир комп­лекты, 30 литр бал, 1850 сумлык медикаментлар җибәрелгән.

Моннан тыш, бистә халкы махсус хәрби операция зонасына төнлә куллану өчен 40 000 сумлык бинокль, 148 000 сумлык ике тепловизор юллаган. 3500 блиндаж шәме ясалган, «Березка» балалар бакчасы гос­питаль өчен – 220 данә, 2нче мәктәп 120 данә тас­тымал теккән. Ветераннар советы әгъзалары да бик актив, 5867 комплект хәрбиләргә армия коры душы ясаганнар, 243 пар йон оекбаш бәйләгәннәр. Халыктан безнең сугышчыларга биш литрлы 287 шешә су җибәрелгән, маскировка челтәрләре һәм носилка ясау өчен 150 кг тукыма җыелган. Шулай итеп, һәркем үзеннән, азмы-күпме булса да, өлеш кертергә тырыша.

Битараф булмаган якташларыбызга рәхмәттән башка сүз юк. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев