Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Вакытлыча диеп, бөтенләйгә

Туган авылы сыендыра Чыгып киткән үзенең баласын. Яшәү көче бирә һәркайсына, Кайдан гына кайткан булмасын. (Ләбибә Нигъмәтуллина)

Авыл ул һәрвакыт үзенә кайтучыларны колачын җәеп каршы алган. Хәзер инде бигрәк тә шат булыр иде, әмма бирегә атлыгып торучылар юк дәрәҗәсендә. Ә меңнәр (бәлки күбрәктер дә) арасыннан берәү үзендә шәһәрнең чиксез мөмкинлекләрен калдырырга батырлык тапкан икән, ул бүген авыл өчен бик кирәк һәм кадерле.

Үсеп, буйга җитеп калага юл тотканда Илфат Закировның гаилә коргач туган нигезенә – Бишнәгә кайтып төпләнү уе булмагандыр да, мөгаен. Без фаразлыйбыз, ә Аллаһ хәл итә, дип белми әйтмәгәннәр.

Гаилә башлыгы эштә булганлыктан, аның пар канаты Айсылу белән генә күрешеп сөйләшә алдык. Ә ул шундый ачык һәм кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты. Каршыбызга Бишнә мәктәбенең сыйныф бүлмәсеннән шәһәрлек бөркелеп торган чибәр ханым безгә таба атлагач, аптырабрак та калдык әле. Аның урыны бары тик калада гына булырга тиеш кебек тоелды. Әмма сөйләшә-сөйләшә, аның теләсә кайда яшәргә ярак лаша алырлык тырыш һәм булдыклы булуын аңладык.
Айсылу Балык Бистәсендә туып, Түбән Камада үскән кыз. Беренче югары белеме юрист, ресторан бизнесында эшләгән. Ире, программист булып эшләүче Илфат белән дә шунда танышканнар һәм кавышып, гаилә корганнар.

Беренче уллары Айбулат тугач, декрет ялы вакытында бала белән авылда яхшырак булыр, дип, вакытлыча гына Закировларның инде ятим калган өйләренә, төп нигезгә кайталар. Буш торган йортта яшьләрнең яши башлап, аңа кабат җан керткәне, тәрәзәләренә ут элгәне кайсы гына авыл халкын шатландырмас икән?! Бигрәк тә Илфат белән Айсылу кебек тәртип ле, үрнәк гаилә булганда.

Яшь әти Казанга йөреп эшләвен дәвам итә, ә яшь әнинең бер декрет ялы икенчесенә тоташа. Бәхет өстенә бәхет өстәп, кызлары Зифа туа. Вакытлыча гына дигән вакыт шулай сузыла.

– Инде авылга шулкадәр ия ләштек, китәсе дә килми баш лады. Беренче вакытта җиңел булды дип әйтмим, авыр иде күченеп кайткан мәлләрдә. Рәхмәт авылдашларга, күршеләргә, бер дә чит кешегә караган кебек карамадылар, ярдәм иттеләр, – дип искә ала Айсылу. – Терлекләр дә асрадык, икешәр бозау тоткан чаклар булды. Кәҗәбез дә бар иде әле. Ул вакытларда Бишнәдә балалар бакчасы ябылган, ике баланы Ключига йөртергә туры килде, бик җайсыз булды. Ирем эшкә киткәндә алып китә, кайтканда алып кайта. Хәзер шөкер инде, үзебезнең мәктәп базасында бакча да.

Ул, авылда калдык, дип карар кылгач, башта Бишнә почтасына мөдир булып урнаша. «Анда эшләгәндә бөтен авыл халкы белән таныштым. Мин хәзер иремә караганда да яхшырак беләм бишнәлеләрне», – дип көлә Айсылу.

Әлбәттә, шәһәр кызына авылга ияләшәсе дә, тормыш алып барасы да җиңел бирелмәгәндер. Шулай да, авыл аларны үзендә ничектер беркетә алган. Хәзер инде гаиләдә өч бала. Кызлары Айназ, әнисе мәктәп базасындагы өстәмә белем бирү үзәгендә эшләгәндә туа. Шунда хезмәт иткән вакытта, Казан федераль университетын тәмамлап, икенче югары белем алырга да өлгерә җитез ханым. Аллаһка шөкер, Бишнә урта мәктәбе кабат үз ишекләрен ачты, педагогларга эш урыны булды, ә укучыларга белем алырга күрше авылга йөрисе юк. Иң мөһиме - сыйныфларда балалар бар! Закировларда гына да өчәү! Инде Айсылу балаларга белем бирә. Ул кирәк кадәр кырыс та, таләпчән дә һәм шул ук вакытта ягымлы да. Укучылар да ярата үзен. Ничек яратмассың аның кебек зыялылык һәм гүзәллек бөркелеп торган укытучыны.

Инде авылда тормыш үз юлын салган, җайланган, кабат шәһәр генә үзенә тартмасын. Закировлар нигезендә тормыш кайнасын, анда кычыткан үсмәгәненә шатланып, әти-әниләренең рухы шат булсын.
Вакытлыча, авылның саф һавасын суларга кайтып, шунда яшәп калырга батырчылык иткән бу гаилә сокланырлык. Шундыйлар күбрәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

384

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев