Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Үзең турында уйлама, илең турында уйла

Украинада махсус хәрби операция башлангач, тормыш икегә бүленде сыман.

Чөнки элеккечә яшәү мөмкин түгел иде. Аеруча газиз улларын, сөекле ирләрен, кадерле әтиләрен озаткан гаиләләр өчен авыр сынау­га тиң көннәр башланды. Һәркемнән сабырлык, түземлек таләп ителде.

Әлбәттә, җылы урыннарыбызда йоклаганда, кайнар ризык ашаганда, төрле шартларда илебез тынычлыгы өчен көрәшкән ир-егетләребезне онытырга хакыбыз юк.

2022 елның октябрь аенда ук Норлат авылында фронтка ярдәм фонды, солдат аналары һәм хатыннары оешмасы эшли башлады. Норлаттан махсус хәрби операциядә 29 егет катнашты. Икесе, ни кызганыч, батырларча һәлак булды. Өчесе хезмәтен тәмамлап кайтты. Шуларның 24е Норлат мәктәбен тәмамлаучылар.

Елдан артык гуманитар ярдәм җыю ничек бара соң? Шушы һәм башка сорауларга җавапны без Норлат мәктәбе укытучысы, ветераннар советы һәм «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыяте җитәкчесе, активист Роза Ягудина белән сөйләшәбез.

– Роза ханым, сез башкарган игелекле гамәлләр турында социаль челтәрләребездә, газетада да даими яктыртып барабыз. Ничек итеп, бер ел элек шушы дус-тату команданы туплап, эшегезне башлап җибәрдегез?

Илебезгә килде уртак бәла...
Кайгы җиле бүген һәр ишеккә кага...
Әниләрнең күзләреннән кайнар яшьләр тама,
Нарасыйлар «әти» диеп елап кала...

Авыр чакта, дуслар, бердәм булыйк,
Шатлык – кайгыларны бергә бүлик!
Югалтулар кичергәнгә терәк булыйк,
Илебезгә, халкыбызга кирәк булыйк!

Бу шигырь юллары мобилизация башланган көннәрдә туган иде. Аны мин Норлат авылының «Мөслимә» мәчетендә авылдашларым алдында укыдым. Ветераннар советы рәисе буларак, дин кардәшләргә фронтка ярдәм фондын, солдат аналары һәм хатыннары оешмасын булдырырга, атна саен җомга кичендә мәчеттә җәмәгать белән дога кылуны башлап җибәрергә тәкъдим иттем. Авылдашларым ризалык белдерде.

– Бер ел узды, ә сезнең бердәм команданың изге эштән туктаганы да юк.

– 12 ай эчендә безнең авылдашларыбыз фронтка 16 тапкыр гуманитар ярдәм җибәрде. Күп итеп җылы киемнәр, дарулар, фонарьлар, 1 квадракоптер, күз күремен яхшыртучы 8 җиһаз, 12 теп­ловизор, 15 москит сеткасы, 55 рация, 265кә якын маскировка челтәре, 160 носилка, гигиена кирәк-яраклары, 250 эчке кием (термобелье), окоп шәмнәре, яшелчәләр, су, азык-төлек җибәрдек. Бу изге эшне башлап йөрүче ветераннар советы әгъзалары – Фәрит Зыятдинов, Илгиз Хәйруллин, Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров, солдат әниләре һәм хатыннары оешмасы җитәкчесе, солдат әнисе Әлфия Зыятдинова. Яңа ел алдыннан 19 солдатка почта аша посылкалар салдык, барысы да ияләренә барып җитте. Аларның балаларына да Яңа ел бүләкләре тапшырдык. Гаиләләрен дә онытмыйбыз, ике тапкыр азык-төлек җыелмалары бирдек. Солдат әниләрен, хатыннарын «Добродело» хәйрия фонды булышлыгы белән К.Тинчурин театрына, ә балаларын Казан циркына алып бардык. Фәрит Зыятдинов солдат әниләре һәм хатыннары, волонтерлар өчен Алабуга шәһәренә сәяхәт оештырды.

– Һәр пәнҗешәмбе мәчетләрдә җыелуыгызны да беләбез.

– Атна саен авылның ике мәчетендә дә җәмәгать белән дога кылабыз. Сугышта булган һәр авылдашның исемен атап, исән-сау, җиңү яулап кайтуын телибез. Халык шунда үзенең ярдәмен алып килә. Шул мәчеттә ялга кайткан солдатларыбыз белән өч тапкыр очрашу уздырдык.

– Игелек командасына нигездә кемнәр кушылды соң?

– Иң беренче җыелганда 15 хатын-кыз идек. Норлат авылының «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы, ветераннар советы маскировка сеткалары ясауда, носилкалар тегүдә бик актив катнаша. Бу изге эшкә күрше авылларның «Ак калфак» оешмасы волонтерлары ярдәм итә. Урысбага, Бәчек, Бакырчы, Юынчы, Карашәм, Олы Ачасыр, Булатово, Татар Исламы, Мулла Иле, Күгәй, Акъегет, Күгеш, Бузай авыллары халкына, мәчет имамнарына, авыл җирлеге җитәкчеләренә зур рәхмәт. Луганск, Донецк, Херсон өлкәләрендәге солдатлардан рәхмәт сүзләре алдык. Иң тырыш якташларыбызның исемнәрен атап китәсем килә: Гөлсинә Йосыпова, Гөлсинә Нурмиева, Әлфия Зыятдинова, Гөлшат Хәбирова, Мөнирә Хәйруллина, Фәния Нуруллина, Резедә Баһаветдинова, Мөнирә Хәйруллина, Әлфия Биккузина, Наҗия Хәйбуллина, Миләүшә Газимҗанова, Илсөяр Шахкаламова, Фәридә Садыйкова, Гөлсинә Әхтәмова, Нурия Шәмсетдинова, Люция Садыйкова, Гөлчәчәк Хәмидова, Римма Гафиятуллина, Рәмзия Йосыпова, Гөлфия Ибраһимова, Раил Мифтахов, Ринат Фәхретдинов, Рүзилә Сәйфуллина, Гөлнара Сибгатуллина, Гөлнур Абзалина, Әсхәт Садыйков һәм башкалар. Алар мең төрле өй мәшәкатьләрен ташлап, вакыт табып, көн дә диярлек, эшкә барган шикелле, Спорткомплекс бинасына маскировка сеткалары үрергә килә, хәлдән килгәнчә ярдәм кулы суза. Авылдашларыбыз Ринат Фәхретдинов, Виктор Павлов, Ландыш Әдиятуллина сетка үрү җайланмаларын ясап бирде.

Аннан Норлат оешмалары – балалар йорты, хастаханә, мәктәп, мәдәният йорты коллективы да бик актив. Без шатланып эшлибез, чөнки хезмәтебезнең илебезгә һәм йөрәк җылыбызның солдатларыбызга кирәк булуын беләбез. Көзгә кергәч, без янә окоп шәмнәре ясый башладык. Узган кышта авылдашыбыз Алексей Михайлов үз акчасына 300 килограмм парафин алып бирде. Безнең һәр эшебездә нык таянычыбыз, ышанычлы дустыбыз, булышчыбыз – Фәрит Зыятдинов. Ул гуманитар ярдәмне Яшел Үзәннең «Сугышчан туганлык» штабына ай саен алып бара. Менә шулай, Норлат авылы халкы бердәм булып, илебезгә булыша. Бу изге эштә активлык күрсәткән авылдашларга, күрше-тирә авылларда яшәүче битараф булмаган якташларга чиксез рәхмәтлебез. Сүземне шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:

Бергә булыйк, бердәм булыйк, дин кардәшләр!
Бердәм булсак, җиңү килер кичекмәстән!
Илебезнең азатлыгы – иң кирәге,
Шул уй белән типсен һәркемнең йөрәге!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев