Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Утырып уйлар уйладым...

Чәчең озын, чәчең озын, Чәчең озын билеңнән. Чәчләрең озын билеңнән, Чыгармаслар илеңнән.

Әйе, җыр авылыбыз кызларының үзебезнең егетләр белән гаилә корып яшәүләрен билгели. «Илеңнән чыгармаслар» диюләре, димәк, алар авылда төпләнеп калачак, балалар тудырачак, авылны үстереп, яшәтәчәк. Төп йортта калган малай ата-ана сүзенә колак сала шул, авылда гомер итәрлек кызны сайлый.
XX гасырда Бакырчыда хуҗалыклар саны 300гә якын, халкы 1000 тирәсе булганы билгеле.

Ул чорда 8-9-10 балалы гаиләләр байтак булган. Малайлар да, кызлар да күп туган. Илдәге төзелешләр, шәһәрләр үсеше авыл җиреннән ир-егетләрне күпләп читкә китәргә мәҗбүр иткән. ФЗУларга, шахталарга, чирәм җирләргә, заводларга эшкә җибәргәннәр. Аларның күбесе шунда яшәп, төпләнеп тә калган. Хатын-кызларыбызның читкә китүе сирәгрәк күренеш булган, чөнки пас порт бирмәгәннәр. Аларның күбесе чын хезмәт кешесе. Сугышка китеп әйләнеп кайтмаган ирләрен көтә-көтә, итәк тулы балаларын үстергәннәр, авылны яшәткәннәр.

5-6 кыз бала үстереп, шуларның барысы да авылыбызда яшәп көн күргән әбиләрне барлап утырам.

  • Минһаҗ бабай белән Шәмсенур әбинең кызлары: Фатыйма, Суфия, Зәйнәпбану, Хәнифә апаларның балалары да авылда яшәде, оныклары һәм оныкчыклары да авылда яши.
  • Хәйрулла бабай һәм Мәймүнә әбинең Нәсимәсе, Фатыймасы, Мөнирәсе авылда яшәп, аларның онык, оныкчыклары да гаилә корып биредә яши.
  • Габдрахман бабай кызлары Мө сәмирә, Сатирә, Сания, Наилә апаларның балалары авылда гаилә корып, инде оныклары да авылны үстерә, яшәтә.
  • Санасаң, андыйлар бик күп икән. 1970 еллардан соң шәһәргә китү күмәк төс алды. Яше җиткәнгә пас порт бирә башладылар. Гусман абый һәм Әминә апаның 10 баласының 8е кыз. Шуларның 2 кыз гына авылда калды шул. Уллары да читтә. Хәлим абый һәм Дилә апаның 10 баладан, шулай ук, 8е – кыз. Рәмзияләре генә авылда яши.

Гадәттә, кызлар күп тууны әти кеше өнәми, аңа ир бала туу сөенеч. Авылыбызда 9, 8, 7, 6, 5, 4 ир балалы гаи ләләр булган, бүген дә бар.
Гарифуллин Закир абыйның 9 улы туган. Авылда бүген Мәгъсүменең Әнәсе генә яши. Күбесе читтә. Ә бит Гарифулла бабайның Ярулласы, Зарифы, Гәрәе, Закиры авылда гомер иткән. Балалары киткән шул. Әшрафҗанов Газим абыйның 5 улы бар. Өе буш. Низамов Гаястин абыйларның 12 бала туып, шулай ук, өйләре буш. Андыйлар байтак. Никадәр 3 ир балалы әти-әниләр ялгыз яши, уллары читтә. Киткәннәр кире авылга кайтмый шул.

Авыл хезмәтеннән курыкмый, читкә китмичә, гаилә корып яшәүче бәхетле гаиләләребез бар. Әлфия апа белән Самат абый Хәйруллиннарның 4 баласы да (1 ул, 3 кыз) авылда тормышка чыгып – байлыкта, матур яшиләр, балалары буй җитеп, үз гаиләләрен булдыралар. Сания апа белән Рәшит абый Сәлахиевларның кызы да, 3 улы да авылда бәхетле гаиләләр. Һәрберсенең йортлары, ху җалыклары әйләнеп чыкмаслык. Балалар үстерәләр. Тик, мондый га иләләр аз шул.
Санауларым буенча, 2016 елда Бакырчыбызда 106 хуҗалыкта 291 кеше яши, 45е буш иде. Бушлары арта бара, 54кә җитте. Шунысы күңелне җылыта, 97 йортта төтен чыга әле, буш өйләрнең 20сенә кайтып йөрүчеләр бар, тәрәзәләренә такта кагылмаган. Ничә еллардан соң, Аллаһка шөкер, 2020 елда бердәнбер яңа йорт төзелде. Бәхтияров Навил белән Әлфия авылга яшәргә кайтты.

Туып үскән нигезләрен төзекләндереп, һәрдаим карап торучы тырыш кызларыбызга рәхмәтем зур минем. Шәһәрдә эшләсәләр дә, яшәсәләр дә, һәр ялда кайтучылар Асия, Фатыйма, Хәмдия, Гөлназ, Резидә, Әкълимә, Диләрә, Рәвилә, Әминә кызлары, һ.б.

Авылларыбызда йортлар ябылу кыен күренеш. Моны туктату мөмкин дә түгел, яшьләр эш юклыктан читкә китә. Ялгыз әбиләребезнең көннәре санаулы. Авылда яшәүчеләрнең саны кимегәннән кими. Балалар туу юк дәрәҗәсендә, яшь гаиләләр аз, икедән артык бала да тапмыйлар бит.

Йортлар зур, ут-су-газ кергән. Мәктәп, бакча, мәчет, клуб, китапханә, кибет, медпунктыбыз бар. Яшәү өчен, тик тормыш алып барырга яшьләргә эш урыны булмау – иң куркынычы. Егетләребез кызларыбызны читкә җибәрмәсләр, әле күрше авылныкыларын да үзләренә яр итәрләр иде – эш юк бит.

Бу язмамны күп балалар тудырып, тәрбияләп үстергән Бакырчы әбиләренә, әниләренә, кызларына – авылым яшәешенә, үсешенә зур өлеш керткәннәргә багышладым.

Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы – Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X