Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Үткәннәргә уфтанмыйлар

Матур, җыйнак кына Кече Ачасыр урамнары буйлап атлыйбыз.

Бу көнне Яшел Үзәннән яңгыр да алып кайттык бит әле. Хәер, шәһәрдә чиләкләп койган булса, авылда кабат тузанны басып, сибәләп кенә китте. Әнә, язмабыз геройлары яшәгән Җәләловлар йорты күренә, хуҗалары да безне колач җәеп каршы алды.


Дәмбия апа һәм Шамил абыйның кавышып, кулны-кулга бәйләп, иңне-иңгә терәп яши башлау­ларына да 60нчы ел киткән. Бүген дә бер-берсенә терәк булып, матур картлык кичерүләре. Ә без алар белән гүзәл яшьлек елларына кайтып килдек. Шамил абый бүген инде гармунында уйный алмаса да, яраткан уен коралын алып, хәтирәләрен яңартты. Гомере буе кулыннан гармунын төшермәгән дә, бер генә мәҗлес һәм бәйрәм дә аннан башка узмаган. Хәзер генә ул музыка заманча техникадан агыла. Ә элек бит гармунчылар бик дәрәҗәле һәм кирәкле булган. Өстәвенә Шамил абый матур җырлаган да. 100 сумга гармун сатып алуларын бүген дә яхшы хәтерлиләр.

Без Урысбага юлында, клубка барганда таныштык. 3-4 ай йөрдек тә, гаилә кордык. Ни кызганыч, Аллаһ Тәгалә безгә балалар бирмәде. Шулай, «эш» дип гомер узды инде. Шамил ат фермасында, бер 50ләп баш бар иде, эшләде. Мин фермада, яшелчәчелектә 14 яшемнән тир түктем. Көлтә дә бәйләдек. Әле бервакыт бригадир норма тутырмаган дип, Олы Ачасырга судка җибәрде. Юл буе үкереп елап барганым бүген дә хәтердә. Бала-чага икәнемне белгәч, борчылма дип, кайтарып җибәрделәр. Иии шулчак сөенгәннәрем! Авырлык белән яшәдек. Эшли-эшли ызба салдык. Әтием сугыштан кайтмады. Мал-туар тоттык, атыбыз да бар иде. Аны Кармыштан алып кайттык. Бик озак, егерме еллап хезмәт итте ул безгә. Аннан озак еллар казлар да үстердек. Аның мамыгыннан ясалган мендәрләрем әле дә саклана, – ди Дәмбия апа.

Гомумән, Шамил абый сабыр гына тыңлап утырса, хуҗабикә тормыш юлын акрын гына бәйнә-бәйнә сөйли бирә. Хәтере, сөбеһанАллаһ, сокланырлык. Шундый самими, гади, эчкерсезләр. Чынлап та, барына шөкер итеп, рәхмәтле булып яши белә торган буын.

– Менә фельдшерыбыз Раушания гел кереп, кан басымын үлчәп, хәлләребезне белеп тора. Шуңа күрә дә яшибез ахрысы (көлә). Пенсиябез килә, азык-төлекне капка төбенә үк китереп саталар. Шуңа да зарланырлык түгел, тормышыбызга бик риза. Шамилем дә бик әйбәт булды. Ул миңа бармак белән дә чиртеп карамады. Аллаһ Тәгалә биргән гомерне яшибез. Бервакытта да район газетасыннан аерылмадык. Бүген дә «Яшел Үзән»не яратып укыйбыз, – ди Дәмбия апа.


Менә бүген дә газетаны кулга алгач, аның битләрендә үзләрен күреп сөенсеннәр әле. Гомерләре буе туган колхозларына хезмәт иткән, алны-ялны белми эшләгән гади кешеләрнең кадерләрен белик тә, яшь буынга да үрнәк итеп күрсәтик. Җәләловлар гаиләсенә тигез картлык, сәламәтлек, күңел көрлеге телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев