Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ут, су, юллар: тормыш өчен һәммәсе дә мөһим

Киң итеп ачылган юллардан җилдереп кенә Күгеш авылының күп функцияле үзәгенә – бик күркәм бинага килеп җиттек.

Социаль челтәрләребездә кайберәүләр: «Соң инде, җыелышлар вакытында да юллар чиста булмаса?!» – дип төрттереп куя анысы. Тик нәкъ менә Күгеш җирлегеннән моң-зарлар ишеткәнебез юк. Шул Әрә юлы гына четерекле булып кала бирә. Анда да газета җибәргәндә: «Әрә юлын ачтылар», – дигән хәбәр килеп иреште.

Күгеш мәдәният йортының матурлыгын сүз белән генә аңлатыр­лык түгел, аны килеп күрергә кирәк: якты, заманча, затлы. Безне исә авылның үзешчәннәре дәртле җырлары белән каршы алды һәм җирле фермерларның, кул осталарының эшләнмәләре тәкъдим ителгән иде.


Хәсәновлар гаиләсе 5 сыер тота. Белгәнегезчә, сөт продукцияләрен атнасына ике тапкыр Яшел Үзән базарына алып килеп саталар.

29 ел мәктәптә укытучы булып эшләгән Гөлсинә ханым Бикмуллина лаеклы ялга чыккач, буш вакытын яраткан шөгыле – тегүчелеккә багышлый. Киемнәр, урын-җир комп­лектлары тегеп бирүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр бар икән.


Инде хисап сессия­сенә күчик, өч авыл өчен халык күп килгән дип әйтмәс идем. Залы зур булганга да шулай күренгәндер бәлки.

Җирлек башлыгы Альберт Гатауллин узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясап, киләчәккә бурычлар билгеләде. 2023 ел күгешлеләр өчен уңышлы булган.

– Асфальтның икенче каты салынып бетте һәм өстәмә юл билгеләре урнаш­тырылып, ике җиргә ясалма юл тигезлеге куелды. Респуб­ликабыз, районыбыз тарафыннан Күгеш авыл җирлегенә 2 млн сум күләмендә грант бирелде. Белгәнегезчә, шушы грант акчасына районыбыз булышлыгы белән, «МТЗ 82,1» тракторы һәм «0,8-ПКУ» йөк төягеч сатып алынды һәм бүгенгесе көндә авылларыбыз өчен хезмәт итә. Киләчәктә дә ватылмыйча, Илдус Садриевка тракторны карап эшләтергә язсын. Декабрь ахырында Татарстан Респуб­ликасы муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясенең XVIII съездында авыл җирлекләренә Татарстан Рәисе тарафыннан машиналар тапшырылды. Шул исәптән безнең авыл җирлегенә «Лада Нива» машинасы бирелде, – дип шатлыгы белән уртаклаша җитәкче.

Үзсалым программасы буенча өч авылда да 1000әр сум акча тапшыралар. Узган ел юл төзелеше эшләре башкарылган. Әрә зиратында 330 метр койма тотылган, быел тәмамларга тиеш­ләр. Һәм, әлеге дә баягы сукыр суфи таягы дигәндәй, Әрә авылының юлсызлыгы үзәккә үтә.

«Һәр хисап җыелышында 2010 елдан бирле күтәрелеп килә торган проблема бар – Әрә авылына кадәр 1,210 метр озынлыкта юл кирәк. Илнар Миңнеилдарханович, Әрә авылы халкының сезгә мөрәҗәгате бик зур. Әйе, бу юлны салдыру күп чыгымнар сорый, шулай да район җитәкчелеге булышлыгы белән генә юл салыныр­га мөмкин дип уйлыйбыз», – дип мөрәҗәгать итте башлык Яшел Үзән муниципаль ра­йоны Советы Аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеровка.


Моннан тыш, авыл халкын тагын берничә сорау борчый: Айдар, Күгеш, Әрә авыллары арасында һәм яңа клуб бинасына килә торган 300 метр арада ут линияләре булмау сәбәпле, караңгы. Якын киләчәктә дәүләт программасына кертеп булмасмы икән, дип өметләнәләр. У гына да түгел...

Дәвамын газетабызның узган саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев