Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Уртак көч һәм бердәмлек белән берничә көндә салынган юл

Авыл юлларыннан да выж итеп кенә җиңел машина белән йөрибез хәзер.

Хәтта кайвакыт шәһәр урамнарыннан узганда да әйтергә ярамаган матур сүзләрне ычкындырасы килә. Ә бит әле кайчан гына, язгы-көзге пычрак көннәрдә, йортка кадәр керә алмаганга машиналарны урам, авыл башында калдыра, шәһәрдән кайтучыларны кәлүш, резин итек белән каршы ала һәм озата идек.

Бүген инде шөкер итәрлек. Ял көннәрендә һәр морҗа саен диярлек ике-өч машина тора һәм үткәннәрне искә дә төшереп карамыйбыз, чөнки яхшыга бик тиз өйрәнәсең ул. Әлбәттә, авыл юлларына вак таш җәю үзсалым программасы нигезендә мөмкин булды һәм бу эш дәвам итәчәк. Үзсалым программасы буенча җыелган акчага һәр җирлектә көн кадагында торган мөһим мәсьәләләр башкарыла. Нигездә, бу – юлларны рәткә китерү. Кайбер җирлекләрдә зиратка илтә торган юллар да аяныч хәлдә. Шундыйларның берсе – Бакырчы авылы иде.
– Авыл зиратына яңгырлы, пычрак вакытларда бару авырлык тудыра иде. Көтү йөри торган урын әле җитмәсә. Халык күптән, төзекләндереп булмасмы икән дип, сорый иде. Авыл юлларын тигезләп бетерми торып, үзсалым акчасын да бу максатка тотып булмады. Иң әүвәл, торба табарга булышмасмы икән дип, авылдашыбыз Равил Бәхтияров янына бардык, аның киңәше белән Норлатта яшәүче КФХ җитәкчесе Рәмис Абзаловка мөрәҗәгать иттек. Ул безгә арзан бәядән ике торба бирде. Равил торбаларны урнаш тыру өчен кул хезмәте һәм техника белән ярдәм күрсәтте. Шулай итеп, язгы кар сулары агып китәр өчен торба сузылды, – дип сөйли авылның имам-хатыйбы Әнәс хәзрәт Закиров.
Инде шушы изге эшкә тотынгач, мәчеттә җыелган сәдака акчасына күпмедер урынын тигезләп, таш җәяргә булалар. Бәлки авыл халкы да битараф булмас дип, социаль челтәрләр аша юл җәяргә акча җыюлары турында игълан бирәләр. Бакырчылылар булсын да, битараф калсыннар ди инде?! Юк, әлбәттә! Шушы кыска гына вакыт эчендә халыктан 207 мең сум акча җыела. Мәчетнең мөэзине Равил абый Насыйбуллинга бик теләп тапшыралар, читтә яшәүчеләр дә активлык күрсәтә. Барлыгы 320 метр юл җәю өчен 460 мең сум акча тотыла.
(Язманы тулынсынча газетабызныз 36нчы санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев