Яшел Үзән

Урта гасыр тарих битләреннән

Руслар Казанны алырга берничә тапкыр омтыла. Кайбер очракта алалар да, мәсәлән, 1487 елны.

Барлык походларны санасаң, алар берничә: 1506 елның июнь аенда Казанга 100000 кешелек рус гаскәре һөҗүм итә.

Ләкин алар Казанның кайбер урынын алса да, өч көн хәмер чөмергәннән соң, сугышчанлыклары бик нык кими. Шуннан соң кремль эчендәге татарлар (монда чувашлар һәм марилар да була) тышка чыгып, бик күбесен суялар. 7000 урыс кына исән кала. 1523, 1524, 1530, 1545, 1547-1550, 1552 елларда да татарларга каршы сәфәр оештырыла. 1524 елны 28-30 июль көннәрендә безнең районның Өтәк (Өтәшкә һәм Зур Өтәк (Городище) белән бутамагыз), Зөя елгасы буендагы авыл кырында, Казан ханлыгы гаскәрләре (чирмешләр, удмуртлар, чувашлар, татарлар) белән рус гаскәрләре арасында бик көчле бәрелешләр була.

Русчалатып әйтсәк, «битва на Итяковом поле». Бу кыр Өтәк авылына барганда, юлның уң ягында. Травное күле белән юл арасында булып чыга. Кайбер мәгълүматларга караганда, казанлылар ягыннан 42 мең кеше, русларныкы 30 меңләп кеше һәлак була. Казан тарих институты хезмәткәрләре башка санны бирә, бер нольне алып атып. Барыбер дә бу саннар бик күп инде. 2-3 көн эчендә 4200 кеше һәлак булсын әле! Никтер, Өтәк һәм Бузай кешеләре бу сугыш турында белми.

Аларга барып сорап йөрдем. Элек тә ник бер кеше, ник бер китап бу турында әйтсә иде! Шул ук кырда 1552 елның 12 августында Иван Грозный гаскәрләре туктап ала. Шуны да әйтергә кирәк, моннан 600 ел элек, бәлки күбрәктәдер әле, Буа елгасы үзәненнән «Мәскәү юлы» булган. Бу юл турында 1565 ел язмаларында бар. Соңыннан ук «чуваш юлы» диеп тә йөртелгән. Ә менә Әрә елгасы буенча «Мәскәү тракты» узган. Бу, шулай ук, документаль язмаларда бар. Сәүдәгәрләр һәм сугышчылар шушы юллардан йөргән. 2020 елны Кармыш кешесе, Чинчас авылы кырын тимер эзләгеч белән капшап йөргәндә акчалар, ук очлары, төймәләр таба. Алар түгәрәк түгел, ә балык тәнкәсе формасында. Мин аларның фотосын форумга куеп, чыккан елларын белдем. Берсе 1460 елларныкы, берсе Иван Грозный заманыныкы. Чинчас кырында Казанны алырга баручы рус гаскәрләренең станы торган. Моны шул тирәдәге авыл кешеләре әйтте.

Менә нинди тарихи хәлләр булган безнең тирәләрдә. Шуны әйтәсе килә, безнең як авыллар төрле рус чыганакларында күренә. Бу бигрәк тә 1565-1567 елгы документларда. Олы Ачасыр авылында Әники Дәвләзаров, Муса Карасов, Алиш Ешнадынов (мордва) дигән кешеләрнең җирләре булган. Бу елларда Урысбага һәм Бәчек турында бернинди мәгълүматлар юк. Архив документларының бер өлеше югалган. Ә менә 1646 ел документларында Урысбагада Болкаик Бәкәшев дигән кешенең 15 четвертей ( 8.2 га) җире булган диелә.Шунысын да язарга онытып торам, Косяково татар булган һәм Ишәй авылы дип йөртелгән.

Рөстәм Сәйфуллин. Түбән Урысбага

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: